Рәхмәтле мин Ходаема
Биргән якты дөньяны.
Бу дөньяда яшәр өчен
Биргән миңа гомерне.
Рәхмәтле мин якты көнгә,
Җылы кояш нурына.
Кара төндә нурын сипкән,
Йолдызына, аена.
Рәхмәтле мин зәңгәр күккә,
Күктә йөзгән болытка.
Яшен яшьнәп ,коеп яуган
Җылы җәйге яңгырга.
Рәхмәтле мин җир анама,
Туып үскән җиремә.
Аунап үскән авылыма,
Эчкән чишмә суына.
Рәхмәтле мин кызу жәйгә,
Җәйнең алсу таңына.
Шаулап торган урманына
Искән җылы җиленә.
Рәхмәтле мин салкын кышка,.
Бурап яуган карына.
Кояш чыгып, кар эретеп
Килгән ямьле язына .
Рэхмәтле әткәм, әнкәмә
Мине саклап үстергән.
Бу дөньяда югалмаска
Миңа көчле рух биргән.
Гомер юлын бергә үткән
Рәхмәтле-юлдашыма.
Һәр-чак мине аңлый белгән
Рәхмәтле-улларыма.
Рәхмәтле мин, ярдәм кулын
Сузган туганнарыма.
Серләремне саклый белгән
Бик якын дусларыма.
Лилия Ф. Гиматдинова.- Хисамова-
Оренбург шәһәре
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 44
Рәхмәтле-юлдашыма.
Һәр-чак мине аңлый белгән
Рәхмәтле-улларыма.
Рәхмәтле-юлдашыма.
Һәр-чак мине аңлый белгән
Рәхмәтле-улларыма. РЭХМЭТ