Предыдущая публикация
Бүген, 10 сентябрьдә, редакциябезнең дизайнер-верстальщигы Лилия ХӘСӘНОВА үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан кадерле һәм яраткан хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз, ныклы тазалык, эшендә уңышлар, яңа иҗади ачышлар һәм креатив идеяләр телибез!
Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып, озын-озак еллар бергә хезмәт итәргә насыйп булсын. Гаилә шатлыгы, балаларының, якыннарының игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен гомерең.
Изге теләкләр белән туганякчылар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев