Изге Рамазан ае алдыннан,
Гафу сорыйм барча-барыннан.
Гафу сорыйм мине белгәннәрдән,
Һәм шулай ук, яше-картыннан.
Белер-белмәс кылган хаталарым,
Юылып калса иде үткәндә.
Рухым белән күккә күтәрелеп,
Җаным чистарынып киткәндә.
Яшәгәндә кемнәр, ниләр кылмый,
Мин үзем дә әдәм баласы.
Динебез гөнаһ санаган фигыльдән,
Чистарынып килә каласы.
Гафу итегезче мине дус –ишләрем,
Гафу итегезче туганнар.
Гафу сорыйм сездән якыннарым,
Кичерегез таныш булганнар.
Гафу сорыйм бүген барыннан да
Мин белмәгән ,мине белгәннәр.
Гафу кылыйк барлык хаталарны,
Онытылсын җанны телгәннәр.
Рухи байлык юлдаш була алсын,
Ходай биргән калган гомердә.
Иман нуры яктыртсын барын да,
Һәм саклансын җанда, күңелдә.
Фирдат Валеев.Чулпан.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев