Предыдущая публикация
***
И,Тәңрем, шөкер итәм,
Шөкер итәм биргәнеңә.
Кичтән ятып,иртән торып,
Аягымда йөргәнемә.
И,Тәңрем,шөкер итәм,
Балаларым булганга.
Һәр көнемең алсу таңы,
Имин булып туганга.
И,Тәңрем, шөкер итәм,
Тормышымны бизи оныклар.
Сәламәтлек сорап,бәхет теләп,
Көндә кичен кылам догалар.
И,Тәңрем, шөкер итәм,
Шөкер итәм булганына.
Якты өем сый-хөрмәткә
Һәр көн саен тулганына.
И,Тәңрем, шөкер итәм,
Син җанымда булганга.
Авыр сынаулар килгәндә,
Кулларыңны сузганга.
И,Тәңрем, шөкер итәм,
Биргән өчен сабырлык.
Түзем булыр калыр өчен
Килгән чакта авырлык.
И,Тәңрем, шөкер итәм,
Барсы-барсы өчен дә.
Тормыш җилләренә бирешмәскә
Биргәнеңә яшәү көче дә.
( Ризидә Шутова 28.10.24)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев