Предыдущая публикация
( шаян шигырь😊)
Бу Илхамны әйтер идем,
Төнлә йөри ачу китереп.
Күзне йомып,йоклыйм дисәң,
Килеп җитә,каләм күтәреп...
Күңел дәфтәренен дә бирә,
Ак битләре ачылган.
Илхам килгән инде,димәк
Йокыны да качырган.
Шигырь язмыйча китми ул,
Таң атканны көттерә.
Читтән генә күзләп торып,
Фикерләрне сүттерә.
Чакырганда килми Илхам,
Көтмәгәндә килгәли.
Шигырь язылмыйча калса,
Үпкәләп тә киткәли.
Көндез дә кайчак килә ул,
Эшләрем туктап тора.
Шигыреңне башта яз, дип
Алдан ук план кора.
Илхам шундый үзсүзле шул,
Тик үзенекен итә.
Шигырь язылгач,тынычлап,
Чит тарафларга китә... 😊
( Ризидә Шутова 19.09.24)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев