Предыдущая публикация
Тагын кердең төшләремә,
Җаннарыма сагыш тамызып.
Соры күзләр карый еллар аша,
Йөрәгемә яшьләр агызып..
Онытылган мәхәббәт, диләр,
Буламы соң аны онытып?!
Төшләремә килеп керәсең син,
Хәтеремне минем яңартып...
Чын мәхәббәт яши күңелләрдә,
Юлдаш була икән гомергә.
Аерсада язмыш ике якка,
Ә төшләрдә никтер без бергә...
Чынга ашмас хыяллардан,
Арынды күптән күңел.
Тик йөрәктә сөю яши бирә,
Ә хакыйкать кирәк түгел!
( Ризидә Шутова 13.09.24)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев