Предыдущая публикация
гомерләрне...***
Йөгерек елгалардай гомер
Бик тиз ага бәреп ярларга.
Шул арада мөмкинме соң
Тормыш ямен татып калырга?
Таңнар аткач,көтеп иртәгесен
Ял көннәрен ашыгып көтәбез.
Язлар җитсен иде тизрәк, диеп,
Тормыш йомгагын тиз-тиз сүтәбез.
Ашыктырмыйк әле гомерләрне,
Шуңадырда уза ул бик тиз.
Кабул итик Ходай бүләген без
Бәрәкәтле тормыш-ул чиксез.
Йөгерек елгалардай гомер,
Булмый борып аның агышын.
Кадерләрен белик,ашыктырмыйк
Безгә язган тормыш барышын...
(Ризидә Шутова 12.09.24)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев