***
Иртәләрнең хәерлесен
Телибез таңнар аткач.
Тик күңелдә борчу ята,
Илем тыныч булмагач...
Нинди хәбәр килер,диеп
Хафалана бит күңел.
Кемгә кирәк бу сугышлар?
Халыкка кирәк түгел!
Очар коштай очыралар,
Газизләрен аналар.
Кара табутта кайталар
Япь-яшь кенә балалар.
Утта көя шул минутта
Аналарның йөрәге.
Ул бит аның нарасые
Ышанычы,терәге...
Авыр хәбәр керә өйгә,
Күз яшьләрен түгәләр.
Аналарның кайгыларын
Аңламыйлар түрәләр.
И, замана,заманасы...
Бер кадерсез адәм баласы.
Кеше гомерен сатып алып,
Төзи иблис дәгьвасы.
Һәрбер түрә баласында
Яхта,вилла,миллионнар.
Сугышка да бармый алар,
Көтә Мальдива,Балилар.
И,замана, заманасы...
Хәерле булсын таңнар.
Бетсен тизрәк бу сугышлар,
Акмасын бүтән каннар.
Җил-давыллар урап узсын,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Афәт,бәла-казалардан-
Бер аллахым үзе сакласын!
( Ризидә Шутова 9.09.24)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев