Предыдущая публикация
***
Йөрәк бит ул-бәллүр савыт,
Ялгыш-йолгышлардан кителә.
Сагышлардан тула мөлдерәмә,
Әче яшьтәй күздән түгелә.
Кушымта:
Йөрәккәем- бәллүр савыт,
Уйламыйча- ватмагыз.
Сатып алып булмый аны,
Ялгышлардан саклагыз.
Каты сүздән,саксыз гамәлләрдән,
Чәлпәрәмә килә мизгелдә.
Бәллүр кебек йөрәк нәзберек шул,
Ә кыйпылчыклар кала бәгырьдә...
Кушымта:
Йөрәккәем- бәллүр савыт,
Уйламыйча ватмагыз.
Сатып алып булмый аны,
Ялгышлардан саклагыз.
( Ризидә Шутова 12.08.24)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев