Предыдущая публикация
Картлык килә, дигән без сүздән,
Ул кахарең бердә сиздермичә
Басып килгән безнең дә эздән.
Җайлап кына чәчләр агаралар
Йөз ямьсезләп төшә тешләре,
Көн озыны йөреп эшләсәңдә
Һич кимеми донья эшләре.
Толымнарда йокаралар инде
Көзге яфрак кебек коелып,
Бары күңел җилфердәгән була
18дә кебек тоелып.
Хәрбер буын шулай ялгыша шул
Гомер агышларын аңламый,
Шул мәгънане аңламаган өчен
Өлкәннәрне яшьләр санламый...
Ышанырга кирәк өлкәннәргә
Колак салып алар сүзенә.
Ходай биргән гомерләрең булса
Картлык килә синең үзеңә...
Миләүшә Әхмәтова, Йосып, 21.10.24.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3