Предыдущая публикация
Авыртмас башка бер таяк
Булды бит бу пенсия,
Чигә чәчләре агарды
Пенсия дия-дия.
Әле балы җитми диләр
Яки эшләгән еллар,
Пенсия кулга кергәнче
Үтелер күпме юллар..
Дөреслек табарлык түгел
Эт эткә, эт койрыкка.
Үзләре баш, үзләре түш
Буйсынмыйлар боерыкка.
Буй җитмәслек хыял булды
Юллый-юллый арыйбыз,
Пенсияга чыкканнарга
Кызыгып та карыйбыз.
Алай йөреп ала алсаң
Әйтер идең дә рәхмәт.
Яшьне арттырган бәндәгә
Укыйдыр күпләр ләгънәт..
Көндә үзгәргән законнар
Май сипкән кебек утка,
Эшләп пенсия да алсак
Эш китәр иде "хутка".
Миләүшә Әхмәтова, Йосып, 13.10.24.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 42