"Азатлык" радиосы сәхифәсеннән бер хәбәр укып, телсез калдым. Минзәлә районының Тупач авылыннан Рузил Билалов дигән кешене, повестка тоттырып, сугышка озатканнар, ә ул берничә тапкыр психбольницта ятып чыккан булган. Монда гаиләсе, ике баласы, кредитлары өелеп калган. Сеңелесе Резеда хәзер бөтен җиргә язып, аны эзләтә, кире кайтартырга тели, я ул үзен атып үтерәчәк, я тилереп сезне үтерәчәк, дип, Россия хәрбиләренә мөрәҗәгать итә. Ә бит бу бичараны, тиле, дип, юлда ук кыйнап үтерергә мөмкиннәр!
Әмма мине тагы да өнсез иткәне - җирле үзидарә башлыгы Сәрия Билалованың сүзләре булды. Юк, ул авыру авылдашын жәлләми, киресенчә, аны кызганган кешеләрне гаепли. Менә аның сүзләре:
"Ил шундый авыр хәлдә калганда, аңа ярдәм кирәк булганда, менә шундый кешеләрнең булуы кызганыч. Кешеләрнең шундый мөнәсәбәтләре өчен, "За родину обидно". Мин гомергә патриот булдым. Миңа 54 яшь булмаса, башыма ике тапкыр операция ясалган булмаса, бүген үк үзем китеп барыр идем, инде шул хәлгә килеп җиттем, — ди Сәрия Билалова."
Нинди ил, нинди ярдәм?! Авыру авылдашыңны күрәләтә үлемгә җибәреп, син кемгә ярдәм итәсең, сеңелем?! 54 яшеңдә үзең дә кеше үтерергә китәргә әзер булуыңны әйтәсең. Бу бит коточкыч! Моны бит авыл хатыны, татар хатыны әйтә! Ил өчен, дип аклана... Нәрсә булды сиңа, милләт?!
Кайчан шулай агуланып өлгерде бу татар?! Үзе өчен көрәшә белмәгән халык ил өчен үләргә дә, үтерергә дә әзер...Телен, динен юк иткән ил өчен... Юк, бу минем халкым түгел! Түгел!!!
"Ватаным Татарстан" газетасында күп китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән зур әңгәмә басылып чыккан, анда да бу тема күтәрелгән. . Зифа Кадыйрова да, теге авыл хатыны кебек, " ил авыр хәлдә калганда" дип сүз уйната да, " синеке дә бармасын, минеке дә бармасын, илгә авыр вакытта кем ярдәм итәр, мин үз улыма барма дип әйтә алмыйм", дип, качып йөрүчеләрне гаепли. Ана кеше, "Кеше үтерегә барма, улым! " дип әйтә алмый һәм моны илгә авыр вакытта ярдәм итү, дип акламакчы була. Үз балаңны корбан итепме?! Бердәнбереңне күрәләтә үлемгә озатып?! Юк, моңа бернинди аклану да була алмый!!!
Нәрсә булды сиңа, халкым?! Нигә син үзең турында уйламыйсың?! Тамырың корый бит, нәселең бетә! Синең илең дә, җирең дә юк, дәүләтең, мөлкәтең дә юк, инде телең, динең дә бетеп бара, син бу илдә бер хокуксыз кол бит! Ач күзеңне, кара үзеңә, тарихыңны, кемлегеңне искә төшер, үз хокукларың өчен көрәшергә өйрән. Син бит Кеше, Татар Кешесе, Мөселман, шуны онытма, беркемнең дә колы булма!
Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
12.10.22.
Татарстан.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3