Предыдущая публикация
Карт булмыйсың икән әле,
Елларны санамасаң .
Иртән торгач ялгыш кына,
Көзгегә карамасаң.
Иртән сыерыңны савып,
Кош-кортыңа җим салсаң .
Тигез җирдә абынып,
Егылмый торып калсаң.
Үзеңнән яшь күршеләргә,
"Мах"бирмим әле",дисәң.
Утырып торган җиреңнән,
"Уф ,аллам"белән торсаң.
Көзен кошларны озатып,
Язларны көтеп алсаң.
Кышларын оныклар белән,
Кышбабайга хат язсаң.
Шыгыр-шыгыр булса да,
Аяклар йөреп торса.
Күзгә күзлекләр киеп,
Китаплар укып булса.
"Әллә нишләп хәл бетә" диеп,
Кайгырма әле үзең.
Тора бара телеңә,
Күчә икән шул көчең.
( с)Сания Гарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 27