Предыдущая публикация
Җем-җем килеп йолдызлар
Серләшә зәңгәр күктә.
Көзге моңнар салмак кына,
Тезелә ефәк җепкә.
Назлы сагышларга чумып
Утыра урман,кырлар.
Җилләргә кушылып туа,
Тагында моңлы җырлар.
Айдан карап Зөһрә кыз да.
Туган җирен күзлидер.
Һаман шулай сөйгән ярын.
Төннәр буе эзлидер.
Мин үзем дә тулган айны
Күзәтергә яратам.
Кәлам очларына бәйләп,
Уй- хыялны таратам.
Киң гәламдә бөтерелеп,
Оча минем уйларым.
Кире җыеп бикләр идем.
Җитми хәзер буйларым.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев