Предыдущая публикация
Күптән инде йокы бирми,
Бер кош сайрый бакчамда.
Өйрәндеме,курыкмый үзе,
Китми тәрәз ачсам да.
Таңга хәтлем чут-чут сайрап,
И ,мактый гәзиз илен.
Сагынгандыр минем кебек,
Кошчыкта туган җирен.
Суы тәмле,иле ямьле,
Матур торган җиребез.
Ә нигә соң сагыш белән,
Туп-тулы күңелебез?
Ай нурына урый-урый,
Һаман җырларын тезә.
Әллә моңы,әллә көе,
Минем узәкне өзә.
Күптән инде йокы бирми,
Бер кош сайрый бакчада.
Һич басылмый сагынулар,
Сулар булып акса да.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6