Туган көнең белән иркәм.
Дөрләп яшик!
Син туганда буран узган иде.
Бар дөньяга карлар тутырып.
Карт әнидә озак дога кылды.
Сәке түрләренә утырып.
Шул догалар сиңа юлдаш булып.
Йөриләрдер саклап,курсалап.
Караңгыда якты нурлар булып.
Куе болытларны кугалап.
Кызым кебек сине бәләкәйдән.
Йөредем мин иркәм җитәкләп.
Чәчләреңне иртән үрә идем.
Әни кебек назлап,иркәләп.
Әниемә олы рәхмәтле мин.
Син бит аның биргән бүләге.
Мин курасы булсам,син җиләге.
Суы булсам ә син чиләге.
Бер-берегезгә терәк булыгыз дип,
Әйтә иде әнием еш кына.
Ике балам,ике бөртегем сез.
Чит җирләргә төшкән кош кына.
Яшик иркәм, һәрчак кирәк булып.
Туганнарга булып нык терәк.
Янып яшик әле,яшик дөрләп!
Уты сүнгән учак ник кирәк?
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
1 12 2019
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 60