Предыдущая публикация
Тарих битендә якты эз калдырган,
Совет чоры әле күңелдә.
Ул заманда гомер кичергәннәр,
Сагынып искә ала бүген дә.
Ленин исеме белән бәйле булган,
Ул дәвернең якты көннәре.
Һаман әле шытып йөрәкләрдә,
Юксынуга сала күпләрне.
Ул чорның да булган кимчелеге,
Фаҗигасе,җиңү шатлыгы.
Булган кыл өстендә калган көне,
Чәчәк аткан данлыклы чагы.
Һич кенә дә инкар ителмәстер,
Ул заманның уңай яклары.
Зур мөмкинлек булып һәркем өчен,
Чынга ашуын уй-хыяллары.
Совет иленә үзе нигез салган,
Ленин туган шушы көннәрдә.
Ул заманның тик яхшы якларын,
Алыйк искә барлап үткәндә.
Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 37
Ак , карасы бар бит дөньяның,
Таңы ата, ача юллрын.
Кояшыда бата, кичләрен,
Карангылык чорный юлларын.