Җәйләрендә кисеп исә җилләр,
Кышларында коя яңгыры.
-Нигә шулай икән соң бу,- дибез,
-Тәбигать саташты ахыры?
Үпкәлисе юктыр тәбигатькә,
Гаеп бәлки үзебездәдер?
Тайпылганга тормыш кануныннан,
Аллаһ безне хөкем итәдер.
Ашкынабыз уңга-сулны ялгап,
Сайлар юллар беткән чуалып.
Бик күп адәм яши бүген белән,
Киләчәккә өмет юк аның.
Аллаһының фарыз әмерләре,
Төшә искә килгәч бер әфәт.
Тоныклана изге гамәлебез,
Булган чакта яшәүләр рәхәт.
Төзелеше нечкә бу дөньяның,
Яманлыкка кайтмас яхшылык.
Ашкынабыз этеп бер-беребез,
Тудырып арада каршылык.
Үпкәләмик һич тә тәбигатькә,
Гарасатлар юкка түгелдер.
Кылган төссез гамәлебез өчен,
Түләү бәлки шуның үзедер.
Соң түгелдер, җигеп аңыбызны,
Дөрес юлга салыйк эзебез.
Сокланырлык итеп килер буын,
Үрнәк булып яшик үзебез.
Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 16
Тик бер теләк, тизрәк тынычлык иңдерсен иде Раббым, кичерсен иде Илаһи.
Изгелек эшлэп калыйк .
Узеннэн сонгы буынга ,
Яшьлэргэ урнэк булыйк ...
Д. Мухамаева