Элек әти өстәл түренә,
Килеп утырмас торып.
Якын килмәде балалар
Көтте әмер, түзем булып.
Нык шаярсак,шуклык белән,
Уздырып нык чамасын.
Әни әйтер”Кайтсын гына,
Әтиегез күрер чарасын”.
Тынып калып шушы сүздән,
Кысабыз “коерыкны”.
Үтәүдә булыр һич бер сүзсез,
Әни биргән боерыкны.
Күз карашыннан әтинең,
Аңладык ни әйтәсен.
Юк иде каршы килүләр,
Йорт башы,ни эшләтәсең?
Сирәк кенә мактау сүзләр,
Эләксә үсендереп.
Тырыштык узып бер-берең,
Бар эштә дәррәү килеп.
Әти сүзе олы итеп,
Төрелде зур хөрмәткә.
Бар гомергә җанны биләп,
Калды уелып йөрәккә.
..Башкача хәзер тормышлар,
Өстәл түрендә балалар.
Алар хәзер хөрмәт кешесе,
Өстен булып калалар.
Алардан соң табын өсте,
Кала әти-әнигә.
Тавыш-тынсыз килеп елышкан,
Күндәм сабыр әбигә.
Әйтер сүзе бабайның да,
Тынганнан-тынып бара.
Балалар-йөрәк җимеше,
“Йөзек кашы”хәзер алар.
Бар да җитеш,шөкер исәпсез,
Рәхәт тормыш,заманасы..
..-Әллә димен,элекке тәртипне,
Кабатмы кайтарасы?
Д.Әхмәтҗанов.Яңа Кәкерле.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 18
Дамир!
Юк шул инде,кире кайтмас,
Андый чаклар кабаттан.
Әтиләр кайтып керсә дә
Үзләре үк кабактан.
Туган берсе принцесса,
Үскән берсе нәкъ патша.
Әти-әни куркып йөри,
Башларын иеп аска.
Сүз әйтергә дә куркалар,
"Тапмаска иде "-диләр.
Үзем теләп тумадым дип,
Еш кына битәрлиләр.
Шулай дустым,килде җиргә
Аңлаешсыз замана.
Кешелеклек сыйфатлары
Бетүгә таба бара.
Монлы танырга киряк!