Предыдущая публикация
Тормыш иптәшем Ләлә Вәкил кызына багышлана.
Тормыш мәгънәләре башкачарак,
Барып җитте соңлап әзерәк.
Авырулар үтеп кабатланмас,
Онытылса иде тизерәк.
Үлеп терелгәннәр яхшы аңлый,
Яшәүләрнең белә кадерен.
Борчуларым өчен ачуланма,
Рәнҗемә син миңа, кадерлем.
Синдә булган сихри эчке көчең
Яшәү дәрте, өмет уятты.
Туктап калган салкын йөрәгемне
Җылы сулыш өреп кузгатты.
Түземлегең, сабырлыгың өчен
Рәхмәтләрем яусын үзеңә.
Бәхетләрнең гомерләре булып,
Барып җитик тормыш көзенә.
Ф. ВАЛЕЕВ . УФА. РКД.( Кардиоцентр)
Март. 2009 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9
Сина туземлек бисер Раббым