Предыдущая публикация
Язилә Галләмова сүзләре, Альбина Нафикова көе, Валерий Садретдинов аранжировкасы.
* СЕРЛЕ ХАЛӘТ *
Бар дөньяны бизәп, ямьләп
Аклык кунган.
Сокланудан чорсыз җилләр
Тып-тын калган.
Могҗизаи бу халәтнең
Сере нидә?
Бөтен җиһан, гүя, шыңшый
Сихри көйгә.
Җир күк белән тоташкандай
Йомган күзен.
Ак өрфия каплагандай
Алар йөзен.
Кайчак тузга язмасны да
Уйлый күңел...
Һич кенә дә бу кәфенлек
Түгел! Түгел!
#ЯзиләГалләмова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2