Предыдущая публикация
Исә җилләр,коя яңгыр,
Күңелдә әллә ниләр...
Үткәнемә кайтып килдем,
Һәрчак бертөсле булмас...
Бәхетле көннәр күп булды,
Сагышлар да ялмады...
Яшәгәндә бар да була ,
Ниләр генә яумады...
Авыр уйлар баса кайчак,
Болыт каплый күгемне ...
Болытлар бер тарала ул,
Кояш чыга түгелме ?...
Гел бер төрле булмый көннәр,
Булыр буран, карлары...
Көлеп кенә яшәп булмый ,
Бар хәсрәте ,зарлары...
Тормыш шул бу ,өйрәтә,
Елата да , көлдерә ...
Бер суларга селкеп сала,
Бер " утларда" көйрәтә...
Халисә Гәрәева-С.3.09.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев