Авылыбыздан ерак түгел,
Ага Танып елгасы.
Су керергә барам дисәң,
Ерак түгел барасы.
Танып буе бик ямьле,
Аккан суы дә тәмьле.
Балыгының күплеген,
Ярдан басып күрерсең.
Балыкларның ваклары,
Сикерәләр бик өскә.
Алардан соң чуртаннар,
Сикерәләр бар көчкә.
Таныпның яр буенда,
Үсә анда төнбоек.
Чишмәләре булгангадыр,
Танып суы бик суык.
Үсә анда карагатның,
Кызылы да, карасы.
Иренмичә , чиләк тотып,
Җыеп кына аласы.
Танып суы шәп ага,
Агидельгә ул коя.
Сулары шәп аккангадыр,
Ярлары биек кыя.
Ярлары текә булсада,
Комлыгы да бар аның.
Комлыгына күмелсәң,
Сизмәссең кеше барын.
Танып ярына утырсаң,
Утырма юк-бар уйлап.
Кошларның бит тавышы,
Яңгырый Танып буйлап.
Танып суы шәп ага,
Дулкынын ярга кага.
Җәй көнендә ,эссе чакта,
Су керә бала чага.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 53