Предыдущая публикация
Бар иде бит заманалар,
Колхозлар гөрләп торды.
Тракторлар җирне сөрсә,
Комбайннар ашлык урды.
Чаба иде техникалар,
Авылның юлларыннан.
Кача идек тирә-якка,
Күтәрелгән тузаныннан.
Тирә-якта , болыннарда,
Колхоз малын көттеләр.
Елгалардан торба сузып,
Яланнарга су сиптеләр.
Амбар тулы кеше иде,
Ашлык урган вакытта.
Төнгелеккә эшкә барып,
Кайта идек , иртәнге якта.
Гөрләп торган авылларда,
Хәзер кеше күренми.
Юл буеннан карап китсәң,
Күп басулар сөрелми.
Элекеге колхозчылар,
Өйдә эшсез утыра.
Авылларда эш булмагач,
Йокыдан да соң тора.
Заманалар үзгәрделәр,
Үзгәрмәдек без генә.
СССР ның вакытлары,
Кайтсын иде тиз генә!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев