Базар буйлап тезелгәннәр
Җиләк тулы чиләкләр.
Төрле төстә чиләкләре,
Тик бер төсле җиләкләр.
Җәй байлыгын, җир байлыгын
Җыя һәркөн апалар;
Халык туйсын, акча булсын,
Дип, җиләкләр саталар.
Чиләкнең хуҗасы белән
Сатулашып тормагыз;
Күп көч таләп иткән эшне
Бизмәннәргә салмагыз.
Үземнең дә җыйганым бар
Ямьле җәйнең бүләген.
Бер җимешкә тиңләп булмый
Туган җирнең җиләген.
Кигәвеннәр явын куып,
Чүгәләп тә туңкаеп,
Билгә дә авырлык төшә,
Күзләр чыга акаеп.
Бөртекләп җыелган җиләк –
Кадерле бит һәркемгә.
Хезмәткә бәрабәр хакны
Алу тиеш бу көндә!
Күпме сорый – шуны биреп,
Канәгатьле калыгыз;
Җир җимешен авыз итеп,
Ләззәтләнеп алыгыз.
Җиләгенә рәхмәт укы,
Син булдың бит җимешле.
Гаиләсенә акча кайта –
Хезмәтенә тиешле.
Иртәгә чиләк хуҗасы,
Җиләк салып чиләккә,
Килер кабат шушы җиргә.
Кемдер килер җиләккә...
5 июль, 2024 ел.
Әнис Шәймәрданов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5