Илле ел да узып киткән инде
Соңгы кыңгырауның чыңыннан.
Исәнлекне белеп торсак та без,
Сирәк күрешелде соңыннан.
Имтиханнар биреп таралыштык,
Урта мәктәпләрне күрергә.
Күпләр Биштирәккә юл тоттылар,
Ямадыга, кемдер Күрдемгә.
Яңа мәктәпләрдә белем алдык,
Яңа мөгалимнәр укытты.
Электрлы кыңгыраулар чыңы
Зур тормышка безне озатты.
Инде менә, искә алыр өчен
Шул чакларның якты бизәген,
Җыелыштык җәйнең бер көнендә
Һәркайсыбыз, өзеп үзәген.
Мәктәбемә алып менә юллар,
Сукмакларда эзем җуелган.
Без укыган мәктәп урынына
Таш диварлы бина куелган.
Кереп утырырга парталар юк,
Ачып кергән ишек – шул түгел.
Искә алыр өчен бернәрсә юк,
Тулышмасын ничек бу күңел?!
Уңга-сулга телен йөртә иде,
Дәресләрне санап, бер сәгать.
Җиз кыңгырау иртә чыңгылдаса,
Була идек бик тә канәгать.
Шуклыклар да баштан ашкан иде,
Авыр сыйныф булдык күпләргә;
Җитәкчебез ел да яңа булды,
Берсе китермәде ипләргә!
Тик шулай да белем тирән керде,
Укыттылар көчле шәхесләр.
Тормыш әлифбасы ныклы иде –
Шул турыда туа бәхәсләр.
Һәркайсыбыз үз урынын алган
Бу тормышның күге астында.
Канәгатьлек, шатлык тоеп яши,
Гаепләр юк мәктәп каршында!
Битләрдәге җыерчыклар гына
Хәтирәгә кертә төгәллек.
Күңелләрдә – мәктәп бусагасын
Атлап йөргән чаклар мәңгелек!
Әнис Шәймәрданов.
1 июль, 2024 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 13