Предыдущая публикация
Авылдагы якын кешеләрем,
Ут күршекәйләрем бар иде.
Чуен казандагы утлы күмер
Якын кешеләргә бер иде.
Гадәти хәл иде иртән кереп,
Күршеләрнең хәлен белергә.
Хәл – әхвәлне белеп, чәйләр эчеп,
Утлы күмерләрне бүлергә.
Морҗалардан чыккан ап – ак төтен
Менә иде күккә уралып.
Ә мунчадан чыккан миндек исе
Китә иде ерак таралып.
Утка кайта идем авылыма,
Күңелемдә сүнсә утларым.
Йөрәгемә ялкын өстәр өчен,
Сезгә кайта идем дусларым.
Кайчан гына иде ул вакытлар?
Хәзер ул авыллар таралган.
Вакыт, әллә акча аждаhасы
Шундый тормышларны йоталган.
Ут күршеләр, инде сез кайдасыз?
Кайнар хисләр белән эндәшәм.
Күңелемдә туган шигырьләрне
Утлы күмерләрдәй өләшәм.
Флюр Абдракипов
08.01.2020
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев