Предыдущая публикация
Оныт бергә булганнарны,
Оныт мәхәббәтемне.
Күпләргә гашыйк булгансың,
Кабатла үткәнеңне.
Тагын гашыйк иттер берсен,
Янә башын чуалдыр.
Үземне гафу итәлмим,
Нигә шулай булгандыр.
Ничек сине сөйдем икән,
Ник караттың күзеңә.
Әллә факирь еланыдай,
Бактым әйткән сүзеңә.
Әллә тәмуг еланыдай,
Алма бирдеңме тешләп.
Мәхәббәт тиккә уянмый,
Яратып булмый көчләп.
Сине дә мин онытырмын,
Сызып ташлап күңелдән.
Бер хата булып калырсың,
Минем үткән гомердә.
Мине искә алган чакта,
Гаепләрне эзләмә.
Гаеп бары тик үзеңдә,
Синең әйткән сүзләрдә.
Ачуымны тотмыйм сиңа,
Гаеплимен үземне.
Инде җилләргә очырмам,
“Сөям”-дигән сүземне.
Флюр Абдракипов
08.09.2017
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев