Ак кыштамы әллә яшәү гаме,
Ап-ак карны ерып барганда.
Көмеш чәчкәләрдәй яуган карда
Икәү атлап эзләр салганда?
Безнең яшәү гаме, аның тәме
Әллә җәйге чәчкә исендә?
Аның гаме бәлки йөрәгемдә,
Сине шашып сөю хисемдә.
Яшәү гамен бәлки тоймаганмын
Икәү үткән чыклы болында.
Болын яңгыратып көлүеңдә
Гөлләмәләр тотып кулыңда.
Яшәү гаме бәлки балаларда
Әти – әни,- дигән сүзләрдә.
Сине сөеп өмет белән баккан
Бер эчкерсез нәни күзләрдә?
Яшәү гаме бәлки якыннарга
Кызганмыйча шатлык өләшү.
Иңнәреннән кочып, туры карап
Йөрәгеңне ачып сөйләшү?
Яшәү гаме бәлки алтын көздә
Сары яфраклардан үткәндә.
Матур киләчәккә өмет баглап
Үткәннәргә рәхмәт әйткәндә.
Үткән мизгелләрдә тоеп торсаң
Тормыш ямен, яшәү тәмен.
Изгелектә булса уй-күңелең
Бәлки шулдыр яшәү гамең.
Флюр Абдракипов
22.05.2020
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1
Эчтэлекле шигырь.
Унышлар сезгэ!