Фани дөньяда без кунак кына,
Бик күпләр тик алай санамый.
Нәфсен тыялмыйча байлык җыя,
Харәмлегенә дә карамый.
Ә мин күктән йолдыз чүпләгәндәй
Сүзләр җыям кәгазь битенә
Сүзләр ләйсән тамчылары кебек
Сибеләләр куңел күгемнән.
Нинди гади сүздән, җөмләләрдән
Ишек ачам кеше күңеленә.
Сихри дөньяларга ишек ачкан
Тылсымчыдай тоям үземне.
Сүзләрнең дә төрлеләре була,
Була тәмле балдай татлысы.
Фәлсәфиләр әйткән сүзләр була,
Ташка язылганы – затлысы.
Була сүзнең бик сак әйтелмәгән
Йөрәкләрне өткән утлысы.
Була аның ефәкләргә төргән
Зәhәр агуланган уклысы.
Эш итмим мин андый сүзләр белән,
Ак дөньяга уклар таратмыйм.
Яратмыйм мин юха сүзлеләрне,
Пычрак теллеләрне яратмыйм.
Яратмыйм мин мактаганны мине
Нахак сүзләрне дә яратмыйм.
Кайберәүләр юри нахак сөйли,
Андый кешеләргә сүз катмыйм.
Фани дөньяда мин мал җыймадым,
Аның өчен бер дә кайгырмыйм.
Йолдыз чүпләгәндәй сүзләр тездем,
Шигырьләрем – минем байлыгым.
Кунак озак булмый, бер китәрмен,
Ул вакытлар инде бер булыр.
Үзем китсәм дә мин, сүзем калыр,
Шигырьләрем – сезгә җыр булып.
Флюр Абдракипов
19.05.2020
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3