Намазга бас диләр, җен бастырмый
Исәнмесез . Язарга булдым але. Минем эчемдә җен бар. Ул миңа кияүгә чыккач керде.
Ир белән үз өебездә яшибез. Ул вакытта йөкле идем, 20 атна тирәсе булгандыр. Кич белән йокларга яттык. Кичкә бүлмә тәрәзәсен ачып куя идем. Иремне икенче бүлмәгә яткыра идем, чөнки боргаланам, тиз генә йоклап китә алмыйм. Ә аңа иртән торып эшкә китәргә кирәк.
Мин дә озак ятканнан сон йоклап киткәнмен.Төн уртасында ирем уята. Әй үбә инде, әй назлый, шулкадәр матур сүзләр әйткән була, мин шуның кочагында исергән кебек берни анламыйча ятам.
‒ Әй Ходаем, нишләвең бу? — дидем. Шунда иремә карасам, ул бөтенләй ирем түгел икән, ә мөгезле шайтан… Миңа ямьсез карап алды да бүлмә тәрәзәсеннән сикерде. Артыннан койрыгын күреп калдым. Әй курыкканнарым ул вакытта.
Нәрсә булды соң бу, дип калтыранып ятам. Аннары аңлап алдым, «Әй Ходаем» дигән сүздән курыкты, ахры. Чынында, куркуымнан ямьсез тавыш белән ыңгырашып кычкырам икән. Иремнең :
‒ Саташасың, бугай, ‒ дигәненә, сикереп торып утырдым да ни булганын сөйләдем.
Икенче көнне ирем мулла чакырды. Мулла укыганнан соң өй яктырып китте, тынычлык кергән кебек булды. Үземне дә өшкерде мулла. Өч көн килде шулай. Үзем елыйм, үзем көләм, бик авыр булды.Шул көннән соң ирем белән йоклый башладым.
Бала туганнан бирле эчемдә җен барын тоям. Нәрсә кирәк икән бу шайтаннарга адәм баласыннан, без аларга тимибез бит. Алар да безгә кагылмасын иде. Ул минем белән идарә итә, гел кире сөйләргә котыртып тора. Мулла чакырдык, файдасын күрмим. Дога укырга теләсәм ‒ ялгыштыра, бутый. Кайчак бисмилланы да әйтә алмыйм.
Врачларга йөреп карадык. Анализларың әйбәт, баладан соң андый хәлләр була дип тынычландыралар. Дәваханәдә ятып, көчле дарулар алсам, башым китәр дип куркам.
Шуны чыгара алучы юк. Җиде муллада да булдык. Үзләре генә укый торганарга да бардым. Онлайн да Чингиз тырышып карады. Юк инде. Бер кергән әйбер тиз чыкмый. Аның миңа яшәргә ничек комачау иткәнен үзем генә беләм. Кемнендер женнәре сөйләшә. Минеке реакциягә керә. Муллаларда булганнан соң ямьсезләнеп, йөзләрем чалшаеп, кулбашларым кәкрәеп ыңгырашып бетәм, чыгарырга көч җитми. Ахыргы юлыда ,сантый сымак мыскыл итеп көлә. Кайчак баламны да онытам. Чыкмый. Кемнен эчендә жен юк. Алар бәхетле кешелар. Минем кебекләр имансыз җен колы.Бәгъергә төшкән. Җен чыгаручыларга дүрт- биш мең кирәк. Берсе утыз сеанс кирәк ди. Нишләргә белгән юк.
Гөлнара
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
09.02.2025
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев