Еш кына виртуаль дуслардан “Сания, бәлки кирәгер, берәр хикәяңә кыстырып җибәрерсең”‒ дип язылган төрле вакыйгага кагылышлы язмалар килә. Мин аларны җыеп барам. Күңелгә чынмы икән, интернеттан алмадылар микән дигән уй да килеп китә. Шулай да кайберләрен (күбрәген) файдаланам. Күбрәк үзгәртмәскә тырышып, 1нче язаттан язам. Укучыларым, бер язманы сезгә тәкъдим итеп карыйм.
Бу хәл 9-10ел элек булды. Бер дус иптәш, шашлыкка барып, кулдагы беләзеккә тага торган алтын чылбырын югалтты.
Көязе башындагы ачыклыктан ерак түгел бер посадка бар, шуның бер җире киң, чокырлы һәм чишмәле зур алан. Анда халык шашлыкка йөрергә ярата. Дусым урынын төгәлрәк аңлатты да барып эзләп кара әле, пожалуйста, чылбыр якын кешемнән бүләк иде. Бик кадерле ди. Миннән соравының сәбәбе шул: минем металл эзләгечем бар. Аны алтынны гына күрсәтә торган итеп тә көйләп куеп була.
Үзе дә берничә тапкыр эзләп караган ул, таба алмаган. Шуннан вакыт булмыйча, шактый гына йөргәч, август ахыры иде, кояшың кыздыруы бераз сүрелә төшкәч, улымны алдым да эзләргә киттек. Аңлатылган урынга барып җиттек . Алан күренә. Юл кырыннан, машина белән керә торган җирен табып булмый гына бит. Йөрдек, йөрдек тә машинаны юл кырыенда калдырып, җәяү кердек. Анда нигәдер түмгәк-түмгәк калкулыклы урын. Дустым монда нәрсәгә кергән булгандыр...
Шуннан кердек, металлоискательне кабыздым, киттем эзләргә, бер ярты сәгать эзләдем, гел ложный сигнал, чөнки ике тирәнлектә бер турыда ике әйбер. Сыра бөкесе һәм сок фольгасы булса, алтын кебек күрсәтә. Казыйсы, эзлисе, ә анда нинди генә чүп юк, нәрсә генә эчмәгәннәр, җирдә аяк асты тулы чүп.
Чокынып йөри торгач, кичкә авышып, көн караңгылана башлады. Шуңа игътибар иттем: алан ниндидер сәер, гел кемдер карап торган шикелле. Бер җирдә абага чабып куйганнар, аны җыймаганнар, нигә чапканнардыр. Аны мал да ашамый. Аз гына арырак агачларда козгын оялары.Бу кошлар бездән курыкмыйлар. Ачу китереп, алар гел баш өстендә кычкырып очып йөрде. Яшен сугыпмы, гарипләнгән ялгыз каен тирәсендә эзләгәндә, “кыш, кышш” дигән тавыш килә. Бик мавыгып эзлим, тавышка әллә ни игътибар юнәлтмим. Җилме ул, кошмы, минем өчен барыбер, тавышмы ‒ тавыш.
Улым:
‒ Әти, безгә ниндидер апа ”кышш”дип кычкыра, ‒ дип эндәште.
Мин гаҗәпләндем, бераз читкәрәк китеп эзли башладым. Анда юк тавыш. Янә каен тирәсеннән эзлим, тагы “кышш-кышш”. Биш метр чамасы ераграк агачлык эчендә, хатын кыз тавышы, усал итеп, ышылдаганы ишетелә.
‒Ярар, улым,әйдә кайтыйк, машинага утыра тор.
Телефонга каенны фотога төшердем дә юлга кузгалдык. Кайткач, сүрәтне иркенләп карадым. Аклы-каралы фотода бик ачык күренмәнгән хатын-кыз шәүләсе тора. Күз турылары буш, куллары нигәдер артта, чәчләре тузган...
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
24.01.2025
фото интернеттан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев