Предыдущая публикация
Чүпрәктән күп нәрсә юк,
Вакыт үтә, шуны күзләп.
Сыңар носки әллә йөзләп,
Парын тапмыйсың эзләп.
Сатып алып торам,
Атлаган саен ун пар.
Ничә карасаң да
Бары тик сыңары бар.
Ишен эзләргә теләсәң,
Каралыкка бар да кара.
Берсе сырлы, берсе буйлы,
Шуннан инде парлап кара.
Шундый нәтиҗәгә килдем:
Юганда, машина йотадыр…
Яңаны сатып алдырып,
Хөкүмәт безне отадыр.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
1914
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев