Предыдущая публикация
Аракыга акча җитми,
Ис китми, куам көмешкә.
Зараза, кулыннан килә,
Ярап тора бар эшкә.
Көмешкә мал туйдыра,
Китерә печән, салам.
Жәл түгел, файдасы бар,
Чәркә тутырып салам.
Эшсез дә тик ятмый,
Көмешкәм бәйдән ычкына.
Тәмләп карарга кыстый,
Әтәч булып кычкыра.
Мактый баш төзәтүче,
Градусы каты, куе.
Күз чыга, юк үлүче.
Башлана этләр туе.
Көмешкә, эчкә керсә,
Соңгы тиенне салдыра.
Батырайта, көч арта ,
Гаиләсез калдыра.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев