Әлиә нәнәсен бүген беренчегә күргәндәй сәерсенеп карады. Аптырарсың да. Көндез өйдә аның нәнәсеннән дә чибәр кеше юк. Җилкәсен каплап үзеннән үзе дулкынланып торган кап-кара чәчләрне матурлап киеменең нинди булуына карап я күбәләк, я гөләп чәчәге бик килешле итеп бизәп тора; өстендә ачык төсле материалдан тегелгән, я бик матур күлмәк, я кыска балаклы костюм; тырнаклары кызылга буялган ялан аягына ачык башлы, йөрергә уңайлы булган шлепосы киеп ала. Аннары тотына, кичә төшкән килен кебек, йортның эчендә тышында булган эшләрне сызырып эшләргә. Иртәдән караңгы төшкәнгә кадәр баш күтәрми, аның тик торганы юк. Эшли белмәгәннән шайтан көлгән дип, картинәсе канына сеңдереп тәрбияләгән.Ихатадагы кош-кортны да карый, бакчадагы җиләк-җимеш , яшелчәне эш итә:кайната, тозлый; өстәл тулы пешергән тәм-томы. Кич җитсә, кызык хәлләр башлана. Кабарып тоган чәчләрне кара бәрән йоныннан язылган көнҗәләдәй тыгызлап прастуй яулык астына тутырып җыеп кысып бәйләп куя; өстенә итәге идәнгә тиеп торган, озын җиңле йокы күлмәген кия, аягына дигән ак сарык өстеннән үзе бәйләгән оекны матрас астында саклап, ялгышып та кими калган чагы юк. Йоклар алдыннан Бичура корткасына ошый да куя. Әлиянең шуның серенә төшенәсе килә. Җайлап кына нәнәсенең кылын тарткалап карый, тегесе сүзне икенчегә борып елмаю белән җаваплый:
‒ Юк бар нәрсә соранып йөргәнче, әнә ындырдагы чүпне ута.
‒ Шуны сөйләсәңме, нәнәй, бәрәңгене утыйм, кортын да җыям, менә күр дә тор, нәнәй, ‒ дип оныгы арт яктан килеп башы белән аның кулбашына сылаша биреп, ‒ нәнәй, нигә син төнлә йоклаганда, эсседә носки киеп, одеалыңа төренеп ятасың? Беләм, өшемисең бит инде. Берәр сере бармыни?
‒ Нинди сере булсын? Безне картинәй шәрә тәнгә җен ияләшә дип өйрәтте. Аның сүзләре канга сеңеп калганга, шулай гадәтләнелгән инде.
Әлиә бер тотынгач, төбенә тоз коймый туктамый, нәнәсенекенә охшаган тирән чокырлы зур күзен сельсовет печәтедәй түгәрәкләндереп,төчекәйләнеп, әзрәк үпкәли биреп:
‒ Кайчан гадәтләндең соң, нәнәй? Нәнәй, син мине яратмыйсың инде, юкса сөйләр идең. Мин зур кыз, лабаса, беләсем килә. Нәнәй, әйт тә куй инде. Үзеңә дә рәхәт булып, бушанып калырсың, мин дә теңкәңне кортудан туктармын. Менә күрерсең, мин әйтте диярсең, ‒ дип үтенде, иреннәрен очлайтып, бит очларын чокырайтып.
Оныкасының нәнәй дип өзгәләнүе күңеленә сары май булып ятып, җаны эрегән Хәния сүзне каян, ничек башлап җибәрә алмыйча аптырап калды. Бәйли башлаган оекбаш бәйләмен диван читенә куеп, тирән генә тын алып, аны кырына утыртты. Тегесе авызга керерлек булып, колакларын торгызды. Нәнәсе, уратып- чуратып тормыйча, турыга ярды да салды.
‒ Миңа утыз ике яшь, әтиең белән авырлы идем. Эштән арып, бераз төшереп кайткаң, бабаң миңа артын биреп яткан да гырлый-гырлый йокыны ишә генә. Безнең кырда кемдер йөргән кебек. Каршы стенага клубтагы кебек зур ак экран ‒ телевизор картина элде. Бабаңны селкетеп карыйм, арт ягына шөшле белән өрсәң дә ишетерлек түгел.
‒ Нәрсә була инде ул шөшле?
‒ Нәрсә диим икән? Эче куыш нәзек торба шикеллерәк әйбер инде. Бозауларның күзенә ак төшкәндә, шуның аша тоз өрә торганнар иде элек.
Фикер йомгагы икече якка тәгәрәмәсен өчен, Әлиә сөйләгәннәргә кире кайтып:
‒ Аннан ары ни булды?
‒ Ул миңа елышыпмы, елыша; кулы белән мине сыпыргалый. Мин йокылы-уяулы ятам. Ни хикмәт курыкмыйм да, читкә дә тибәсе килми. Карап торуга, чепек кенә кыска буйлы, егет кешегә охшап торса да тәне,куллары камыр кебек йомшак кагылсаң изелергә тора. Бер никадәр текәлеп карап торды да экран картиналарын алып юкка чыкты. Онытып бетергән идем, ничәдер көннәр үткәч, тагы шул ук хәл кабатланды.
Әлиә нәнәсен алдый, үзен баласыта, әкиәт сөйли дип уйлады, ышанмаганын сиздерергә тырышмады.
‒ Бабайга әйтмәдеңмени?- дип төпченүендә булды.
Оныгының күңелен китмәскә тырышып:
‒ Бабаң,бәйдән ычкынган эт сымак, кызу холыклы, дуамал, әйтергә курыктым шул, ‒ диде дә тешләрен күрсәтмичә күзләрен кыса төшеп елмаеп куйды. Исенә кемдер сөйләгән мәзәк килеп төште. Элекерәк вакытта өч әхирәт бер чорда кияүгә чыгалар. Берничә көннән очрашкач, серләрен бүлешәләр. Берсе әйтә иремнең фәлән җирен тотып карадым, җылы икән, ди. Икенче очрашкач, икенче әхирәт тә, мин дә тотып карадым минекенеке дә җылы ди. Өченче тапкыр очрашканда, өченче әхирәтнең ике күзе дә күп-күмгәк икәнен күрәләр. “Ни булды?”- дип кызыксыналар. Сезгә ышанып мин дә тотып карап: “Башка ирләрнеке җылы гына, синеке кайнар,” – дип чак әйтеп өлгердем, күздән утлар гына күренеп калды ди икән. Бабаң белсә, ут кына күрсәтмәс, дип уйлады ул. Уйларын оныкасына сиздермәде. Әлиәнең сөйләгәннәрдән риза булмавын тоеп:
‒ Аның каравы яраткан, сер бүлешә торган картинәемә сөйләдем. Ул без йоклаган бүлмәдәге күренә торган урынга Аятел көрси догасы ябыштырып, шифонер башына дога китаплары мендереп куйды. Алла сакласын, балаңны берәр нишләтеп куймасын, бәладән баш-аяк дип, диван астына кайчы ташлады. Ятканда, бисмилла әйтеп, тәннең ачык урыннарын күрсәтмичә киенеп ятарга кушты, юкса азагы начар тәмамланыр дип, әллә күпме ырым-шырымнардан мисаллар китереп сөйләде, кат-кат кисәтте. Бабаңны врачлар шулай куша дип ялганладым. Аллага шөкер, улымны, синең әтиеңне, исән-сау табып карап үстердем. Соңнан, әйткәнемчә, гадәткә әйләнеп китте.
‒ Нәнәй, ул шайтан микән? Әллә җенме? Моңа кадәр мин аларны әкияттә генә буладыр дип уйлый идем.
‒ Могаен, ул өй ияседер. Зыян салганы юк бит. Көндез күзгә күренмичә, минем белән шяргалый ул. Үзем белән бергә картая ахырсы. Ашыгып чыгып китәргә җыенып, ишекне биклим дисәм, ачкычны тапмыйм да куям. Иртәнге якта, сыер савып кергәч, сөт сөзәргә әзерләнәм. Юып, гел бер урынга гына элеп куйган сөзгеч юк инде урынында. Эзли-эзли күз тона. Үз -үземә кычкырып сөйләнергә тотынам. Бир кая куйдың, күрмисеңмени, синең белән уйнарга вакытым юк, ирешенер чакмыни, китер дисәм, югалткан әйбер бик тиз пәйда була. Балдак, энә, булавка, тимер акча кебек әйберләрне табалмаганда да, җен-җен, тап әле, кая куйдым дип, берничә кат кабатлап эзләсәм, әллә каян үзеннән үзе килә дә чыга. Өйдәгеләр бу гадәтемне кызыкка күрә. Шулай да шөреф мазардай вак- төякләрен шушында гына куйдым, кайсыгыз тиде дип, үзләре эзләп тапмый интеккәндә, эт койрыгыннан төзләр, җенеңнән эзләт әле дип үтенәләр. Кайчак кызганып куям үзен,өй иясен диюем. Юк - юкта аның томыраеп карап торуын, кул җиленең битемнән сыйпавын тойгалаштырам әле. Мондый чакта, ялгызым гына булганда, радионы ачып, я телевизорны кабызып куям. Картинәй, җеннәр аулак урынга оялый, тавыш яратмый, ишетсәләр кача, ди торган иде. Нәрсә ындырга чыгасыңмы?
Әлиә ышаныр-ышанмас урыныннан кузгалды, нәнәсе кыз керүгә, коймак пешерергә, камыр әзерли башлады. Карты шифаханәдә булганда, оныкасының кунакка килеп, ялгыз калдырмавына сөенеп туя алмый ул. Әнә бит кайчангы вакыйгаларны яңартып ташлады. Мәрхүмә картинәсен исенә төшерде. Мәрхүмә атлаган саен бер сүзне тугый-тугый:
‒ Табак -савытны юмый калдырырга ярамый, аларны җен килеп яламасын дип, каплап торганлыктан, таң атканчы, фәрештәләрнең канатлары талып бетә, ‒ дип үгетләде.
‒ Фәрештәләр интекмәсеннәр. Җен яласа, юарга җайлы булыр, ‒ дип теленә салынып ирешенде Хәния, картинәсе белән килешмичә.
‒ Алай димә балам. Фәрештәләр качкан өйнең нуры булмый. Шайтан ялаган савыттан әлбәләр (аның аңлавынча бик тәмле манный боткасы) ашасаң да, бер тәме булмас, - дип, әрләми генә җайлап, башка акыл сала. Ничек оста тәрбияләгән тамчы да белеме булмаган, әлепне таяк дип тә белмәгән әбисе. Менә кемнән өйрәнергә кирәк оныкларны тәрбияләргә. Кызганыч, гомер аккан су сыман үтә. Күптән гүр иясе картинәсен, әйткәннәрен сагынып искә алырга гына калды.
Аның уйлары күңелендә уелып калгантагы бер хәтирәгә әйләнеп кайтты. Монсын оныкасына сөйләргәме юкмы, әлегә хәл итмәде.
Төпчегенең тәпи йөри башлап, теле ачылгач, үзендә сәер үзгәрешләр тоя башлады: ашаганы йөрәккә ятмый, шикләнгәнгәме, ими башлары да яшь борчак шикелле мәзәк тоела, эченең аскы өлеше авырткалый, әз генә күзен йомса, йокылы- уялы саташа- бастырылырга тотына. Ире ишле гаиләдә үскәнлектән, башка бала теләмәде. Хәния әзрәк тел төбен сиздермәкче булып, сүз каткач:
‒ Булганнарын исән-сау кешечә үстерик. Үземнең кеше әйберенә кызыгып үскәнем дә бик җиткән. Шайтанымамыни ул бала? – дип, ярты сүздән бүлде, уйлаганны әйтеп бетергә ирек куймады.
Хатын бөтенләй бала турында әйтергә түгел, авырмыйым микән дияргә теләгән иде. Ирнең фикере белән килешсә дә, картинәсе әйтмешли, яраласы җан үз ризыгы белән ярала ул. Авыл кешесе, әллә чир, әллә түгел, үткенче булсын, үтәр әле дип йөрде. Көзгә табан эшендә барлык хезмәткәрләрдән дә медицина күзәтүен үткәнлеккә белешмә китерергә куштылар. Уйлаганы юш килдеме, районның бик белдекле, даны тирә якка таралган хатын-кызлар табибы сигез атналык йөгегез бар дип диагноз куеп чыгарды. Бу хәбәрне аңкы - миңке аңламыйчарак торды, башына барып җиткәч, табибка яңадан керде.
‒ Моның булуы мөмкин түгел. Минем авырга калудан саклану өчен куелган спиралем бар. Күремнәрем вакытында килә.
‒ Гаҗәпләнмәгез, медицинада бу яңа планета ачу түгел, мондый хәлләр еш очрый. Сез беренчесе һәм азакысы түгел, анализларыгызны тапшырыгыз, исәпкә басыгыз.
Хәниянең башка чарасы калмады. Яралгыга үсәргә уңай булсын өчен, башта спиральне алып ташладылар. Аннан ике атна саен анализлар биреп, гениколог күзәтүе астында тоттылар. Бар да әйбәт барды. Декрет ялына китәргә ике-өч атна чамасы калгач, дәваханәгә салдылар. Сәер хәл килеп чыкты. Эчтә хәрәкәт бар, үсеш юк. УЗИга кергәч, ак халатлы ханым:
‒Галиева, сезне аппараттан карарга кирәк. Барыгыз, астагы катка төшеп, аптекадан ике презирватив алыгыз, аннан пес итеп, УЗИ бүлмәсенә керегез, ‒ дип кире борып чыгарды.
Хәния астагы катка төшкәндә, андагы даруханә бикле булганлыктан, иң якын урнашканын эзләп китте. Призерватив алып килгәч, аны ничек сидек белән тутырыга белмичә йончып бетте. Больницада очраган шәфкать туташларыннан сорап карады, тегеләре кулбашларын гына селкетте. Анализлар бүлмәсеннән буш савыт алып, шунда пес итте, аннан ике презирвативка бүлеп салды, шуларны кулларына тотып чиратта басып торды. УЗИдагы врач кабат ишектән кире чыгарды. Авыл хатынының наданлыгы, укытучы кешенең беркатлылыгы. Кабинетка керер алдыннан сидек куыгын бушатырга кирәк дип аңлатсалар, бер катлаулыгы булмас иде.
Күпмедер яткач шул ачыкланды: анда бөтенләй бала булмаган икән. Миома дигән анализ куйдылар. Аналык миомасы – аналыкның мускул тукымасында барлыкка килә һәм тоташтыручы тукыма элементларыннан тора торган куркынычсыз шеш. Врач исәпләвенчә, әлеге чир утыз яшьтән узган хатын-кызларның өчтән берсендә очрый дип тынычландырды. Аны утыз ике атнага тулганчы шунда яткырдылар. Аннан операция эшләп шешне алдылар. Алынган нәрсәләрне (ит кисәкләрен) Уфага медицина институтына, студентлага өйрәнергә җибәрәләр икән. Башкаларга үзләреннән нәрсә чыкканын күрсәтәләрдерме, юкмы. Анысы Хәниягә караңгы. Реанимациядән чыгып, аякка баскач, табибы авылдаш булганганлык, аны шул көнне ярып алган, тиздән анализга китәсе шешләр бүлмәсенә алып керде. Зурлыклары, төсләре һәм кыяфәтләр буенча ниндиләре генә юк аларның. Хәниянеке, тьфү ташка үлчим, өч кило тирәсе булыр, кул-аяклары зур корсагына ябышып береккән җитлекми туган балага охшап тора. Тәне дертләп, йөрәге жу итеп китте, өй иясе белән миома арасында уртаклык булырга мөмкин түгел. Әнә бит доктор синең яшеңдәге бичәләрнең өчтән берендә очрый дип аңлата. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килеп, авыруыннан исән-имин котылырга язды.
Болницадан кайткач, йокы бүлмәсен алмаштырды. Башка урында йоклап булмый. Уйлары тагы картинәсе сүзләренә йөгерде. Җирдә яткан көянтә аркылы сикереп уйнаган Хәнияне күргәч, урынына элеп куй, аны аяк астында аунатмыйлар, дип тиргәмәде:
‒ Кызым, көянтә аша сикерергә ярамый. Бот араңа кайрак чыгар, аннан шунда җен оялар. Нәселсез калырсың, бәбәйләреңне үзенә урлап торыр. Докторлар белгәнне белгән бит аның белемсез картинәсе. Бүген белгечләр хатын- кыз организындагы миоманың килеп чыгуын даими җенси тормыш белән яшәмәү, йөкне төшерү, нәселдәнлек тә сәбәп булуы бар диләр. Сирәк булса да, яман шешкә әверелү куркынычы да яный, яшь хатын-кыздагы миома баласызлыкка да китерегә мөмкин ди табиблар. Картинәйнең акылын әкеренләп Әлиягә дә сеңдерә башларга кирәк. Әлбәттә, җеннәргә бәйләп түгел. Еш кына алар дуслары белән табигатькә чыгып куна калалар. Мәрхүмә картинәсе:
‒ Урыныңа кереп ят балам, җиргә ятып йоклама, җен кагылыр, ‒ дип, аркадан сөеп, өйгә кертеп җибәрер иде.
‒Җен кагылса ни була? – диюгә, аның мең дә беренче әкияте әзер.
‒ Җил тияр, җилдән җен төсле бала табарсың, берсе дә яратмас, үзең дә куркырсың, ярый әле таба алсаң, ә кияүгә чыккач, сөяргә бәбиең булмаса...
Берәр чир килеп чыккач, каян барлыкка килде икән дип чаң кагабыз. Картинәй әкияте җитеп бетми оныкларга. Аларның олы кеше сүзенә исләре китеп бармый. Күзем күрә, колагым ишетә, күтем тыңлый дигәндәй, исем өчен генә колакка эләләр.
Кичке уңайга, Әлиә эшен бетереп керүгә, нәнәсенең мунчасы әзер иде. Җәйге мунча инде тиз өлгерә: бер тас йомычка яксаң, шул да җитә.
‒ Әйдә, кызым, юынып чыгыйк. Безнең картинәй, мунча – җен-пәриләр оясы, кояш баегач, мунчага бармагыз ди, торган иде.
‒ Тагы картинәй, тагы җеннәр,әллә чынлап торып, халыкны алдаган Хуҗа Насретдин кебек үзең сөйләгәннәргә үзең ышана башладың инде, нәнәй.
‒ Алай димә, кызым. Элек гармунда өйрәнергә дә мунчага барганнар. Өйрәнергә пәриләр дә булышкан , ди.
‒ Син бигрәк инде. Үзең җеннәр тавыштан курка дисең, үзең гармун уйнарга өйрәтәләр дисең. Беләм, син мине һаман бәләкәй кыз дип беләсең. Бик беләсең килсә, нәнәй, элек борынгы бабаларыбыз килгән илчеләр белән өчәр көн мунча кергәннәр. Шунда төрле олы килешүләр төзегәннәр, ике як өчен дә кулайлы карарлар кабул иткәннәр.
‒ Минем яшькә җиткәч, син дә икенче күзлектән карарсың әле, кызым. Балаларыңа, кара, карт нәнәм дөрес сөйләгән икән диеп искә алырсың.
‒ Син бер дә карт түгел әле, нәнәй. Без бүген мунчага барабызмы, юкмы?
Мунча кергәндә, татар тотып карамый, ышанмый, дигә сымак, Әлиә нәнәсенең операциядән соң билдәле булып калган корсагындагы җөй эзен сыпырып карап, кайчан, ни өчен эшләнгәнлеген сорашты. Нәнәсенә юынган, чабынган арада арттырмый да кәметми дә, ничек бар шул көйгә энәсеннән алып җепнең төененә кадәр сөйләп бирүдән башка чара калмады. Анализ бирүләрен сөйләгәндә, чабынып, кура җиләге төсле алсуланган оныгы чәчи-чәчи көлде. Аннары кинәт туктап:
‒ Мунча сер бүлешә торган урын дип әйттем бит. Әниемнәр нәнәңә белдереп, аны көяләндермик дисәләр дә, сиңа, нәнәй, бер чиремне чишим әле. Мин дә кистага операция эшләттем ич. Тик бала тапмаган кызларны УЗИдан сине караган кебек карарга ярамый. Минем киста да синдәге миома охшаш. Киста – күкәйлектәге сыеклык белән тулы куык.Башта врач кыйммәтле гормональ таблеткалар тәкъдим итте. Ярты еллап эчтем, файдасы булмады, көннән- көн сантиметрлап үсте. Минеке буйга сиксән аркылыга егерме ике сантиметр дип диагноз куйдылар. Шрам калдырмас өчен, шәхси клеенкага барып, әтиләрнең машинаны алмаштырабыз дигән акчаларына, лазер ярдәмендә алдырдым. Табиб сәбәбен: “Киста күкәйлекләрнең нормаль эшләве барышында да барлыкка килә һәм алар хатын-кыз сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудырмаска да мөмкин. Кисталар шактый еш очрый, һәрхәлдә, миома белән бер чама булыр, ләкин аларның яман шешкә әверелү очраклары күбрәк”, –дип аңлатты.
Йокларга яткач, нәнәсе Әлиәне кечкенә чагындагыдай, чәчләрен сыйпап, аркасыннан сөйде. Кызыкай, мин зур инде дип, читкә тайпылмады, рәхәтләнеп иркәләгәнгә риза булып ята бирде.
‒ Әллә, кызым, бәләкәй чактагы кебек берәр әкият тә сөйлимме? Үзем картинәй сөйләгәнне тыңларга ярата торган идем.
‒ Сөйлә, мин рәхәтләнеп тыңлыйм, ‒ диде, тәмам арып җеп өзәрлек тә калмаган,оныгы кефек кагып.
Караңгыда Хәния аның керфек какканын күрмәде. Сөйли башлауга, тигез итеп сулышны ишеткәч, газизенең йоклаганын тоеп тынып калып, Ходайдан тыныч төн, тәмле төннәр сораганнан соң байтак уйланып ятты. Аның картинәсе, картаймыш көнемдә, үзем теләп, пычак астында үләр хәлем юк дип, операциягә ризалашмады, аналыктагы шешен алдырмады. Дистә елдан артык шул көйгә эх тә итми, сызланганын башкаларга белдерми йөрде. Шеш аны теге дөньяга алып китә алмады. Үзенең җир куенына ияреп керәсе килмичә тишелеп чыкты. Берничә айлар буе эренле-сүлле су булып тамып торды. Күрәсең, картинәсененең мәңгелеккә шайтан-җен ияртеп йөрисе килмәгәндер. Ә ул, хуҗасын югалтып адашкан эттәй, кая бәрелеп бәрелергә белми, бәргәләнеп йөргәндер-йөргәндер дә өй иясе булып, Хәнияләргә кереп урнашкандыр…
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.
22.01.16.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев