Тышта декабрьнең чатлама суык төне. Тәрәзә кырына шук, зәһәр, җитез җил килгән.Ул пәрдә артында үз урынын бик белеп утырган горур, алай гына да түгел, матурлыгы белән башка розалардан әзрәк калышса да, бераз тәкәбберрәк тә, шул ук вакытта бик матур һәм бер дә яратмаган, хәтта бөтенләй күралмаган кып- кызыл чәчәкле роза гөлен үзенә каратырга, иркәләргә дигән ныклы карар белән килгән. Җилнең мәхәббәте шулкадәр көчле, аны гөлгә белдермичә һәм тиешле җавапны алмыйча, бу эре чәчәкле пәрдә белән капланган тәрәзә яныннан үлсә дә китәсе башы юк. Кар бөртегедәй җемелдек йолдызлар, күктәге ай, мондый гынасерле күренешне меңенче тапкыр күрсәләр дә , кызыгып, сокланып күзәтәләр. Җилнең үз сүзен сүз итәсе, үз эшен эшлисе килә.
Аның өзгәләнгәнен күрми бит гөлкәе. Инде тәтрәзәне тутырып, мәхәббәтен белдереп, әллә ничә телдә “яратам”дип язып, кырына нинди генә бизәкләр төшермәде. Юк , болай булмый. Тәрәзәнең җәй көне черки дә борынын тыкмас урыныннан ярык эзләп тапты, керде чәчәге янына. Тәрәзәне каплаган пәрдә тавышсыз гына тибрәлеп куйды. Хуҗабикә йоклый торган диван янындагы шушы тәрәзә төбенә таң алдыннан шылтырарга дип куелган өстәл сәгате нигәдер вакытны исәпләмәс булды. Тәрәзә яңагындагы бәләкәй кадакка эленгән, хуҗабикә йоклый алмаганда, әллә ничә тапкыр сөбханалланы ишеткән дисбе, шаһит булып, бер дә икеләнмичә, җилнең үтенечен аяк астына салып таптамыйча, чәчәкнең яратмаганлыгын белсә дә, ризалык бирергә күндереп, декабрьгә туры килгән сәфәр ае булуга карамастан, җиренә җиткереп, аларга никах укыды.
Хуҗабикә йокыдан торганда, морадына ирешкән җил тынган, төн шаһитлары югалган, яңа туган көннең кояшы ярыйсы гына күтәрелгән. Кояш – кояш инде, тәрәзәгә туры карагач, декабрь ае булса да, үзенә күрә җылысы төшә. Аның нурлары төнлә төшерелгән бизәкләрне тәрәзәнең өске ягыннан башлап әкрен генә юалар. Бизәкләр ни өчендер, күз яше кебек, пыяла буйлап агып төшәләр дә суга әвереләләр.
Пәрдә тартылды. Розаның кызыл чәчәгенең бер ягындагы таҗы, ике ямь яшел яфрагы пыяладагы кардан суык ясаган боз- бизәккә чытырдап беркеп туңган. Берни аңламаган хуҗабикә, тәрәзә төбеннән алып, җай гына гөлне икенче урынга утыртты. Пыялага ябышкан таҗ- яфракларының очлары, кан шикелле кып-кызыл булып, төнге вакыйга турында сыкрыйлар төсле.
Сания Шәрипова, Башкортостан Бүздәк районы, Уран авылы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев