Предыдущая публикация
Шаталакмын, пошмасмын,
Беркатлымын ‒ ыштансыз.
Шыр тиле, дип, ялгышасыз.
Минме юләр,юк, что сез...
Җитмешкә җитеп киләм,
Инде акыл утырмас.
Эзләмим, кирәкми дә ул,
Керсә дә озак тормас.
Яшәүнең бар матурлыгы,
Дөньяның бөтен тәме ‒
Нәкъ менә шулай яшәүдә.
Юк, дип, ярышмагыз яме.
Эчеңдәген тышыңда итү,
Күпләр өчен бик кыен.
Син шундый булып кара,
Нур чәчеп,бәхеткә коен.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
11.12.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев