Яңа көн, яңа иртә белән!Аллага шөкер, исән булгач, көнгә аяк бастык, китерсен безгә шатлык, сәламәтлек, озын гомер, шулай ук булсын муллык!.. Аллаһы Тәгалә калебебезне иман нуры белән баетсын!..һәркемгә хәерле, имин тормыш насыйп итсен!..җанга нур, тәнгә саулык, күңелгә яктылык, йортка муллык, иминлек, ризыкка бәрәкәт бирсен, теләгән теләкләребез кабул булсын!..иртәнге чәйләребез тәмле, көннәребез ямьле булсын!..яхшы кәефегезне саклагыз, ә ул сезнең сәламәтлегегезге саклар!.Юларда исән-аман йөрегез. Якынарыгызны һәм үзегезне саклагыз. Ял көнендә укыр өчен Сезгә иске бер хикәямне тәкъдим итәм. Сез аны өр яңаны укыгандай хис итеп укыгыз.
Чит ил –үги ана
Сания иске тәрәзә пыяласыдай тоныкланган күзләрен бер карасаң, түшәм тактасындагы ботактан калган эзгә текәп тора. Күпмедер шулай ятканнан соң, хәле бетеп, йомып ята. Ике сулышлык гомере калып, сөйләшерлек рәте булмаса да, ушы дөрес. Рәхмәт инде күршеләренә, чиратлап кереп, авызына кашыклап тавык шулпасы каптыралар, калаклап су йоттыралар. Кызганып, ишетми-аңламый дип, күрәсең, үзара чыш-пыш килеп алалар:
‒ Сөмбеле янында булса да, бу кадәр интекмәс иде. Кырында иптәш булыр ые. Әллә чакырып кайтараек микән? Бер генә дә алга таба түгел бит.
‒ Кирәкми дип, баш кагып ята бит.
‒ Инде яше кибеп бетте бугай. Элеке күек туктаусыз, күз койрыгы буйлап агып тормый. Кызын әйтер ием инде, карарга авылда карт-коры беткәндер, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка чыгып китеп, инәсен утка салды. Монда да буш итмәсләр ие инде. Хәзер пенсияне күп алалар,җәһәннәм тишегендә йөрмәсә. Ике йөрәкле булгандыр, югыйсә, күрмәгән-белмәгән якка олакмас ие. Инәсе монда бер йотым суга тилмереп ята. Инәсен карасын ие, юкка читтә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булуың артык димәгәннәр. Саниянең бездән башка кеме бар? Үзе дә әллә каян ерактан очып килгән бер кош бит. Чит ил – үги ана инде ул.
‒ Гонаһка батып, кеше тикшереп утырмачы, күршекәем. Кайда да бер кояш инде. Үзебез килгән кеше бит. Бәндә баласын ризык йөртә, эчәсе суы шунда булгандыр. Барсы да Ходайныкы, анда җыяр ризыгы бетсә, тып итеп кайтып җитәр әле, Алла бирса. Язмыш кабатлана диләр, бәлки анасы язмышын кабатлыйдыр. Кыз бала кайтмый түзмәс.
‒ Анысы шулай... Кайтуын кайтыр ла ул. Соң булып куюы бар. Инәсенең бәхиллеген алып өлгерерме икән соң?
‒ Үлем – Алла әмере. Ходай кушмаган эш булмас. Юкка барчылма, күршекәем, Сания апа аны олы юлга озатканда, бәхиллеген биреп чыгарып җибәргәндер.
Сания күршеләрен тыңлый, катышып сөйләшергә теле әйләнми, ниндидер аңлаешсыз авазлар гына чыгара. Кипкән яшьләре чыгып чикәсен чылатып, чәчләре арасына агып кереп, аларның төбен әрнеттереп кычыттырганны тоеп ята. Әнисен уйлый. Ул да, кызына ризалык-бәхиллек биреп:
‒ Туган илдән, туйдырган җир яхшы. Кешеләрне язмыш йөртә. Кайчандыр мин дә Татарстан якларыннан бирегә килдем, аннан бөтенләй төпләндем.
–Хушлашу авыр булмасынга, юату сүзе урынынадыр инде, - кайдада флаг сабы таяк, ике күзле, бер авызлы кешеләр яши. Ирең кайда син шунда булырга тиеш. Ходай бәхет бирсен, ‒ дип, изге теләк теләп, фатихасын биреп, яшьләренә төелгәнен күрсәтмичә, озаткан иде. Башка очрашмасларын күңеле сизгәндер,могаен. Бичара әнкәсе, чит илләрдә баласын бер күрергә зар булып, ул кызын сагынгандай, аны йөрәген телгәли-телгәли тилмерепләр көткәндер.
Санияне Хәбир хезмәт иткән җиреннән авылларына кәләш итеп алып кайтты. Егетнең якташлары якын итеп кабул итте. Ире:
‒“Сонечка- Солнышко, Саниякаем-Кояшкаем”,‒ дип йөрткәч, бөтен авыл аңа “Кояшкай” дигән исем такты. Кояшкайга охшап, кешеләр белән гел ачык чырай күрсәтеп, йомшак тел белән, елмаеп сөйләшә, нинди генә вакыт булуга карамастан, гел авызы колагында. Аның чәчләре дә үзенә бертөрле, уртадан ачып тарап,үрелгән янбашына төшеп торган калын авыр толымы кояш төсле янып тора. Бу авылда читтән ерактан хатын алу гадәти күренеш. Авыл үзәктән еракта, район чигендәге урман эченә урнашкан. Язлы- көзле машина фәлән керә алмаслык баткак. Аның каравы, тирә якта бу авылдан да матуры юк. Монда гел читтән килгән киленнәр, нинди милләттән булмасын, тиз генә татар телен өйрәнеп алып, аңлашып,бер гаилә кебек тату яшиләр. Үскәндә, авыл кызлары егетләр белән бергә уйнап, аулак өйләргә йөреп мәж киләләр, ә аларның дуслыгы беркайчан да мәхәббәткә әйләнми, абыйлы-сеңелле сыман бер-берсе өчен үлеп торалар, әмма гаилә кормыйлар. Кызлары сигезенчене тәмамлау белән, авылдан чыгып сызалар да читтән кияү табалар. Бу якка табан борылып та карамыйлар. Яшьләр авылда бик калып бармый, ир-егетләр Себер ягына сыйпый. Кесә тутырып алган акчаларына кыйммәтле машина иярлиләр. Халык хәлле яши. Авылда эшләгән кешегә эш бар. Урман хуҗалыгына йөриләр. Монда бәләкәй генә булса да магазин, медпункт, дүрт класс бер бүлмәдә укыган башлангыч мәктәп эшли.
Яшь гаиләгә урман хуҗалыгыннан зур гына квартира бирделәр. Сания аны курчак өе кебек җыештырып-бизәп куйды. Авыл мәктәбендә, унынчыны бетереп, укырга керә алмаган кызыкай читтән килеп укытып йөри иде. Педучилеще тәмамлаган кәләшне мәктәп җитәкчесе итеп тәгаенләделәр. Ул баш-аягы белән балалар арасына кереп чумды. Укучылар, әти-әниләр арасында хөрмәт казанды, бәйрәм саен кочагына сыймаслык гөлләмәләргә күмделәр. Шулай да чит җирнең читен минутларын татырга туры килде. Бәбәйгә чирләгән вакыты нәкъ юл өзелгән чор иде. Хәбир аны, тракторга утыртып, авылга чиктәш булган күрше район дәваханәсенә алып китте, ләкин илтеп җиткерә алмады. Бәлә аяк астында, уллары чокыр-чакырлы сикәлтәле баткак урман юлында трактор эчендә туды. Сабый йодрыктан чак кына зуррак бияләй кадәр генә. Иреннәре күп- күмгәккә әйләнгән, лычма кан эчендә суык юештә утырган Сания куеныннан чыгармаса да бәләкәчкә салкын тиеп өлгерде. Аны, тиешле авырлыкка җиткерер һәм җылытыр өчен, инкубаторга куйдылар. Врачларның тәҗрибәсе җитмәдеме, шунда оныттылармы? Ахыры начар тәмамланды: баланың сеңерләрен киптерделәр, бөерләре эшләмәс булды. Шул чорда Сания әнисенең үлеме турында телеграмма алды. Бала дип өзгәләнгәнсә дә, әнисен соңгы юлга озатырга, канатлары булса, бер талпынуда кайтыр иде. Атнасына ике көнгә бер оча торган самолет белән күккә күтәрелгән иде. Җылы якта яшәгән әнисен җәй уртасында ачы эсседә, кызы килер дип, күммичә озак саклый алмаганлыктан, аны Саниясез генә җир куенына тыктылар.
Сания белән Хәбирнең, республика дәваханәләренә йөртеп, уллары белән чиләнүләре.
Мәктәп яшенә җиткәч, әнисе аны өйдә укытты. Малай башлы булды, өйрәткәнне бик тиз эләктереп алды. Аеруча матур итеп рәсем төшерергә, әкиятләр уйлап чыгарырга, шигырь язарга осталыгы белән шак катырды.
Кояшкайның йөзендә тутык кебек тут таплары күргәч, авыл хатыннары изгегә юрадылар:
‒Үзеңә иптәшкә кыз табарсың әле, йөзеңдәге бөтен сылулыгыңны үзенә алган, - дип елмаештылар.
Икенчегә, мул уңышлар өлгергән чорда, көзге Сөмбелә аенда кызлары Сөмбелне алып кайткач, мәшәкатьләр арта төште. Сау-сәламәт баланы карау бөтенләй башка икән. Ул,күзгә күренеп, өйдәгеләрне шатландырып, бәләкәйдән булышчы булып үсте. Аннары Сания улын алып башкалага китте. Касыйм Дәүләткилдеев исемендәге республика рәсем сәнгате гимназиясенә укырга илтте.
Аяклары өенә атлап керде, әмма йөрәге өзгәләнеп, Кәбире белән интернатта торып калды. Ләкин ни эшләмәк кирәк, якын тирә дә укыту мөмкинлеге юк. Каникулларда үз яннарына алып кайттылар. Бәхеткә уку йортына “Яшел үзән”дәваханәсе якын урнашкан. Шунда бөер күчереп утырттылар. Кәбир кече йомышын үзе башкара алганга сөенеп туя алмады. Гимназияне тәмамлагач, үзеннән берничә яшькә зуррак, кайчандыр шушы уку йортын тәмамлаган ятимә кызкай Алтынай белән гаилә кордылар. Уфа кешесенә әйләнде, ике тәгәрмәчле бишектә йөреп, балалар үстерде. Кызганыч, оныкны Хәбир күрә алмады. Аның гомерен, агач аударганда, фаҗигале үлем өзде. Сания ирен саклап кала алмаганга, үзен битәрләде. Нишли ала иде соң ул. Интернатта, әти-әниле булып та, ятим үскән улымның күз яшьләре төштеме дип уйлап, йөрәге өзгәләнеп, яшь койган чакларының исәбе юк.
Кәбирнең сеңерләренә чираттагы операция уңышлы үтте. Үлем белән яшәү арасында җиде сәгать буе барган көрәш авыру белән табибның җиңүе белән тәмамланды. Операция якынча биш йөз тирәсе тора. Чыгымны каплау өчен Алтынай кайларга гына чапмады, сатылган рәсемнәрнең дә файдасы булды, дәүләт тә ярдәм итте.Ул табиб күзәтүе астында реабилитация үтте. Кәбирнең чәлтерләре авырта. Әлеге авыру сөяк тукымасының черүе һәм таркалуы белән бара, кешенең иммун системасы көчсезләнә, еш кына температурасы күтәрелә. Бу чирне тулысынча бетереп булмый, сөяк тукымасын торгызу өчен махсус түләүле операцияләр яисә ампутация ясарга кирәк.
Ә аягындагы яраларны көненә берничә тапкыр чистартып, эшкәртеп торырга, көчле антибиотиклар кулланырга кирәкте. Моның өчен тотылган бинт, мазь, даруларның чуты –саны булмады. Авыруның тумыштан алган икенче төркем инвалидлыкның льготалары булуга карамастан, кая барсаң да, акча кирәк, дөнья кадәр документ, төрле белешмәләр сорыйлар. Беренче группаны алыр өчен башсыз туарга кирәкме икән? Аңа күп йөрергә, аягына авырлык китерергә ярамый. Аннан колясканы кредитка алган машина алмаштырды. Рәсем күргәзмәләре белән чит илдә катнашырга туры килгәндә, булган акчаларына үзебездә үтәрдәй бизәнү әйберләре, джинсыдан тегелеп, инглиз телендә бизәлгән чүпрәк-чапрак алып кайтып саттылар. Әллә ни байый алмасалар да күзләре ачылды.Сирәк кенә булса да, сумка тутырып, күчтәнәчләр төяп, авылга кайтып әниләренең хәлен белеп, кунак булып килделәр.
Санияне җир куенына алганда, өстенә бер уч туфрак
ташларга кырында улы да, кызы да юк иде. Ана кайгысы балада, баланыкы – далада.
Кәбир белән Алтынай Франциядә картина күргәзмәсендә катнашып калдылар. Сөмбел Испаниядә әби карарга ялланган иде.
Егерме ел вакыт сизелмичә алга сикерде. Кая гына бармый, ниләр күрми, ир-егеткәй белән ат башы, дип җырлана борынгыдан. Тик хәзер ир-егет һәм атлар түгел, хатыннар читтә йөри. Башкортстаннан меңләгән хатын-кыз бәхет эзләп, акча артыннан чит тарафларга китәргә мәҗбүр. Сөмбел белән дә шулай килеп чыкты. Сигезенчедән соң Бәләбәй педучилищесын тәмамлап, әнисе янына кайтты. Эш урыны табарга авыр, адым саен кыскартулар барган чор иде. Сания. егерме биш ел эшләп, хезмәт хакы һәм пенсия ала иде, эшен кызына тапшырды. Сөмбел бәләкәйдән әнисе янында буталгангадыр инде,әйтерсең тумыштан укытучы булып туган бик бирелеп, эшен яратып, җиң сызганып эшкә кереште. Дүрт класска ун бала, план язышырга, киңәшләшергә әнисе кырында.
Укучылар, әти-әниләр, яратып һәм зурлап, Сөмбел Хәбировна дип дәшәләр. Күбәләктәй очып кына йөри. Җиткән егетләр кем апа, кем сеңлекәш урынына күрә. Борыннан килгән гадәт-йола авылдан яр сөймиләр.
Әнисе киңәшен тотып, читтән торып укырга керим дип документларын Уфага университетка илтеп тапшырмакчы булды, алмый кире борып чыгардылар. Башкорт Автономияле Совет Социалистик республикасының исеме үзгәргәндә алган дипломына
Салават Юлаев сурәте төшерелгән печәт сугылган икән. Үткер күзле комиссия, бик тиз гаебен тапты:
‒ Герблы печәт кирәк. Нишләп сине бу докумет белән эшләтеп йөрткәннәр? Районыгыз бер дә тикшерү үтмимени? – дип, гаҗәпләнүдән шак каттылар. Әйтерсең, ул дипломны берәрсенекен урлаган, ә булмаса чүплектән тапкан. Укыган училещесына Бәләбәйгә юл тотты, кирәкле кешеләр отпускада булып чыкты. Егерме барып, ун кайткач, очратты; район газетасына документны гамәлдән чыккан дип, белдерү бирергә куштылар. Газетада белдерү күренгәнче, байтак вакыт үтеп китте.Басылгач, газетаны тотып, попутка машинасы белән янә педучилищега юлланды. Секретарь кызкай барсының кәгазьләрен бергә җыеп алып кереп, печәт белән имза эшләтеп чыгарды. Сөмбел, канатланып, Уфага китте. Бәхетең булмаса көтү көткән акчаңны да бирмиләр дигәндәй, юл бер уңмаса – уңмый инде ул. Кабул итү комиссиясе, документларны карагач:
‒Туганым, документыңны карап алырга кирәк иде, монда документларны педучилещега кабул итәргә дигән печәт тора, кабул итү – имтиханнар вакыты булгач, ботаганнардыр, ‒ дип кабул итмәделәр. ТагынБәләбәйгә юл тотты. Анда исләре дә китмичә:
‒Документ төзәттереп йөрүче кеше син беренче дә, азакы да түгел, быелга кулыңдагы дипломың белән йөреп тор, киләсе елга кабат килерсең, безнең гаеп түгел, ‒ дип, җилкә сикерттеләр.
Кеше ышанмаслык вакыйга. Кеше ышанмаслыкны, дөрес булса да сөйләмә диюләре хак. Сугышка кадәр үк көчле укытучылар әзерләп чыгарган уку йортының дипломы яраксыз булып чыксын инде.
Хәерченең акчасын очсызлы товар бетерә. Җыеп килгән хезмәт
хакы, ял акчасын Бәләбәй-Уфа юлы ашап бетерде. Мондый хәлләр бары безнең илдә генә адым саен очрый. Юлда ул Испаниядә өй җыештыручы эшен башкарып йөрүче ялга кайткан хатынкайга тап булды. Юл буе бер-беренә эчләрен бушата торгач, алар Испаниянең көньягына урнашкан Севилья шәһәренә бергә китәргә сөйләштеләр.
Беренче өч ел Сөмбел өчен бик авыр булды. Туганнарын, дусларын сагынды, үзәк өзгеч кайгылар, югалтулар, сынаулар күпүтәргә туры килде. Испан телен, гореф-гадәтләрен белмәү дә тәртәгә сукты. Бөгелеп төшмәде, акылдан язмады. Аллаһы Тәгалә сабырлыгын бирде, саулыгыннан мәхрүм итмәде.Сөмбел испанча, ипи-тозлык та белмәгәндә, әпәләләр сымак ишаралар белән аралашты.Тел Мәккәгә җиткерә, диләр. Эшкә урнашу өчен Сөмбелгә биредә яшәүче халык телендә алты сүз белү җитте: «бушлай», «алга», «ашарга», «йокларга», «мөмкинме», «монда».
Чит илнең җиле дә башкача искәндәй тоелды. Испаниядә Сөмбел ниләр генә күрмәде. Чит илдә мал да җирси. Чит илнең карчыгасы –үз илеңнең каргасы. Ул мал да карга да түгел. Ходай ярдәменнән ташламады.Тормыш яшәргә өйрәтә. Визасыз, беренче елны – акчасыз! Визасының вакыты шунда яшәгәндә чыккан. Әмма полицияне урап узуның юлын тапты ул: килүгә, телне яхшы белүче бер якташ егетне очратып, аның белән шундагы җирле газетага интервью бирә, көнендә бастырып чыгаралар. Үзе белән әңгәмә басылып чыккан газета бите Сөмбелгә Испаниядә бөтен документларны алыштыра. Чит илдә гәзиттә печәт юк диюче булмый. Адашканда, кулдагы маркер белән кәгазьгә кирәкле урынны күрсәтеп, язылган язу тотып, машина каршысына баса, кирәк урынга илтеп куялар.
Ялланып эшләгән Сөмбел монда килеп эләгүенә артык көяләнми, яхшы тормыш иткән җиреннән беркем дә качмый инде. Язмышым шундый булгандыр, ашыйсы ризыгым, эчәсе суым монда булгандыр, ‒ дип уйлый. Әйбәт түлиләр, ул риза. Сәгатенә 12-15 евро була. Бездә андый акчаны кайдан аласың? Үзебездә ул акча төшкә дә керми. Испан халкы бик әйбәт халык. Кызу гына булса да, алар кешелекле, яхшы. Безнең ил белән мөнәсәбәтләре катмарлы булганда да, сәясәткә катнашы юк аларның. Ризыклары, ясалма булганлыктан, бозылмый, югалмый, башка җиргә саталар. Монда барысы да хосусый кулларда. Кемгә сатасын үзләре таба, үзләре хәл итә.
Ялга кайтып барганда, аэропортта килгән мәлдә күргән якташ егет очрады. Күптәнге танышлар якын тугандай кочаклашып күрештеләр, самолетта урыннарын янәшә туры китереп утырдылар. Гаяз очу барышында Сөмбелгә тәкъдим ясады. Егет турында бөтенләй белмәсә дә, кызның күкнең җиденче катында сораган кулны тартып алырга көче җитмәде. Сөмбел моңа кадәр киләчәк турында уйламады. Гаязның доктор булып дәваханәдә эшләп йөрүен белә, күңеле аның яхшы кеше икәненә ышана.
Алар, кайткач, Саниянең каберенә мәрмәрдән таш куйдылар, чәчәкләр утырттылар. Шәһәрдән квартир сатып алдылар, тик нигәдер читтә йөреп өйрәгәнгәме, ямь тапмадылар, төпләнеп каласылары килмәде. Чит ил үгәйсетмәде аларны. Аннан алар зур гыйбрәт алдылар, бер-бересен таптылар. Гаяз Германия клиникасы белән килешү төзеде. Интернет аша Сөмбелгә дә бала карау эше һәм яшәү өчен үзләренә ошаган торлак таптылар. Бер ел узгач, Кәбир белән Алтынайны чакырып, виза белән акча салдылар. Энеләренә операция эшләттеләр, киленнәре авыруга ярдәмләште. Ил гизгән –тик утырган хакимнән уздырган. Бар да, алар көткәнчә, килеп чыкты.
Хирург тәрәзәдән тышка карады. Кояш, тирә-якка назлы нурларын сибеп, бар тереклек дөньясына яңа сулыш өрә — яшәү сулышы.
Туганнарын озатырга,аэропортка килгәч, бөтен нәрсәне ташлап, үтереп, аларга ияреп, кайтып китәсекилде. Киләчәге турында уйламый торган Сөмбел, энесенең күкерәгенә башын куеп, башкалар ишетмәслек итеп пышылдап кына:
‒Җаным монда чыкса да, гәүдәмне монда калдырма, апаем, көлен әнинең аяк очына күмәрсез, -дип аманат әйтте.
Туган ил әниләр кебек киң күңелле: кайчан, нинди хәлдә кайтып керсәң дә кочагын җәеп каршы ала, барлык сереңне эченә сыйдыра. Читтә йөрсәң, аның кадере тагы да ныгырак беленә. Башына төшмәгән аңламый шул. Дөнья шулай корылган: адәм баласы кадер дигән нәрсәне югалткач кына исенә төшерә.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев