Гомер - бүләк, саулык - бүләк, җир нигъмәтләре - бүләк, калганнарын табып була, күңелдә булса теләк. Иртәнге чәйләрегез кайнар һәм тәмле булсын. Ял көннәрегез якыннарыгыз белән күңелле үтсен. Сәламәт булыгыз, юл фәҗигаләре урап узсын. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.
Бүген сер саклау көне. Минем үземнең корсагым зур булса да, бәләкәй генә сер дә сыймый. Сер саклап ятарга, мин врач та, судья да түгел. Мин белгәнне, бөтен урам, бөтен авыл, бөтен интернет белә. Чөнки мин журналист. Кешегә таратырга теләгән серләрегез булса, икеләнмичә үземә сөйли аласыз.
Ял көннәрегездә сезгә укыр өчен, күптән язылган бер хикәямне тәкъдим итәм.
Сания Шәрипова
Чишелгән сер
Безнең урамдагы буш йортны сатып алып, алар ирле-хатынлы читтән күчеп кайттылар. Күптән пенсиядәләр, карап торышка карт күренмәсәләр дә, җитмештән өстәләр инде. Авылда эш юк диләр, эшлим дигән кешегә эш табыла инде ул, иренмә генә.Тик торганга шайтан тоттырган дип яшәп өйрәнгән Фидан абзый, иш янына куш булсынга, балалар бакчасына каравылга эшкә йөри. Көндез Әнүзәсе вак-төяк йомышка кергәли. Ире каравылга киткәч, яңа урында ямь тапмыйча, кич белән бәйләмен алып, оныкларына оек-бәяләп, бездә бераз кич утыра. Узган тормышыннан төрле хәлләрне сөйли. Бу юлы намусын кырып торган, күңелендә уелып калган яшьлегендә кичергән вакыйганы бәян итте.
Әнисә исемле кызкай сердәше булган. Әхирәте аңа авыр минутларда гел ярдәм кулы сузган. Беренче иреннән кыйналгач, баласы белән үзенә сыендырган. Суд юлында йөреп, аерылышу кәгазьләрен рәсмиләштерергә, эшкә урнашырга ярдәмләшкән. Барны да, юкны да уртак уртак ясап, бер савыттан ашаганнар. Акрынлап Әнүзәнең тормышы уңай якка үзгәрә. Язмыш юлында әлеге ире Фидан очрый. Улын үз баласыдай кабул итеп, бергә яшәргә тәкъдим ясый. Ике гаилә, дус булып, берсе белән аралашып, кунакка йөрешеп яшиләр. Икесендә дә бер үк вакытта диярлек икенче балалары туа. Бәләкәчләр бергәләп уйнап тәгәрәп үсәләр. Гадәттәгечә, бер көнне дусларына чакырылмыйча гына кунакка баргач, Әнүзә шак ката. Әнисәнең әнисе авырганга, ул, балаларын алып, авылга кайтып киткән. Кеше күңеле ‒кара урман. Моңа кадәр беркатлы булып күренгән, Әнисәне генә яратып яшәгән Раил үзләре кырында эшли торган диспечер хатынкай белән, аз гына да кыенсынмыйча, авызга авыз терәшеп, кыйммәтле кәнфит капкалап, чөкелдәшеп, зур фужердан шәраб эчеп утыралар. Алар күптәннән бирле аулакта очрашып йөрүләрен яшермиләр дә. Үз-үзен кая куярга белмәгән кунак аптырап кала. Үзенә күпме изгелекләр эшләгән Әнисәгә булган хыянәтченең хыянәтен берничек тә кичерә алмый. Җыен да чыгып кит бит инде. Юк. Ул казаклагандай урынына ябышып утыра бирә. Озатканда Раил:
‒ Безнең очрашу турында дустың берни дә белергә тиеш түгел,‒ дип каты итеп кисәтеп кала.
Үзенә ачуы килгән Әнүзә әхирәтенә авырлык ясамый гына ничек бу хакта белдерергә микән дип баш вата.Ире белән киңәшләшкәч, тиргәшеп бетәләр.
‒ Кеше семьясына кысылма! Бала-чага түгелләр,нишләргә кирәген үзләре белер, ‒ дип кисәтә Фиданы коры гына.
Әнүзә әхирәтенең күзенә чалынудан качып йөри башлый. Аның Әнисәнең күңеленә яра салмаслык итеп, җайлап кына Раилнең хыянәте турында белдерәсе килә. Җитмәсә, аңа җиткерсен дипме, диспечер хатынкай атлаган саен юлында очраклы гына очрап, Раил белән араларының яхшы булуы, бүләкләр бирүе турында мактанып, йөрәгенә ук кадап китә. Әнүзә Әнисә урынына үзен, үзе урынына әхирәтен куеп карый.Сере эченә сыймый башлагач, кыенсына-кыенсына, әхирәтенә чишә. Анысы, кабынып китеп, әйтеп бетергәнне көтеп тормыйча, сөйләүченең авызын тиз яба:
‒ Вон минем өйдән! Башта ук әйтергә иде. Башкача биредә эзең булмасын,‒ дип куып чыгаргач, яшьләренә төелә-төелә, ник әйткәненә үкенеп кайтып керә. Фиданы юатасы урынга:
‒ Кысылмаска кирәк иде,‒ дип, борчылган җанына ут сала.
Шул көннән башлап, бүгенгә кадәр “дөрес эшләдемме?” дигән сорау намусын кимерә.
‒Син ничек уйлыйсың? Әнисәләрнең гаиләләре таркалмады. Мин иң якын әхирәтемне югалттым. Аның алдында бик уңайсыз хәлдә калдым. Күптәннән инде Сак белән Сок сыман икебез ике җирдә яшибез, хәбәрләшкәнебез юк. Ул мине гафу итә алдымы икән? ‒ дип төгәлләде сүзен яңа танышым.
Мин эндәшмәүне хуп күрдем. Күңелемә таш утыргандай тоелды. Казан карасы китәр, күңел карасы китмәс.Тормышта көтелмәгән төрле хәлләр булгалый.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев