Каргыш
Бер калак суга салып йотарлык чибәр Мөслимә белән тоткан урыннан сындыра торган Мәүзир яратышып кавыштылар. Авыл халкы болардан да бәхетле пар булмас дип көнләшеп тә сокланып та карадылар. Күз тидеме, юраганнары юш килмәде. Мәүзир эчмәгәндә, бар да ал да гөл, син күр дә мин күр. Читтән караганда, бик матур күренгән мәхәббәт алмасының үзәгенә корт төште. Аллы артлы туган өч кыз да моңа сәбәп. Мәүзир төшереп алса, өйнең асты өскә килә. Мөслимәне ниләр дип кенә битәрләми, кул уйнатырга да күп сорамый, күгәргәнен кеше күрмәстәй урыннарына тибеп тә җибәрәгә. Кыш дими, җанга үтә тоган ачы салкын дими, дөм караңгы төн дими, кара буран чыгара, кызлары белән бергә урамга куа. Малай таба белмәгән сөйрәлчекнең аңа кирәк җире юк. Ана бара юлы,барыннан югы яхшы. Имгәкләрен алсын да күзе караган якка чыгып китсен. Яшь хатын яңаклары буйлап аккан күз яшьләрен эченә йотарга тырышып, тешләрен кысып, уртларын чәйни-чәйни, сәламәтлеге тәмам какшаса да түзә. Хатын-кыз – эт җан, түзәр өчен яратылган. Кызлары җайлап кул арасына керә башлады. Өч бала белән кемгә кирәк, ярата ул тормыш юлдашын. Аны берәү дә көчләп кияүгә бирмәде. Нинди икәнен күрә торып, аракы эчәргә махир икәнен белгән аркылы үзе, теләп, аны сайлады. Эчмәгәндә, алтын бит ире. Кулыннан килмәгән эш юк, барсын таң калдыра, ут уйната: агачка, тимер-томырга җан кертә. Ясаган әйберләре әллә каян менә мин дип, көлеп тора. Өр яңа өй бетереп керделәр. Нинди генә йорт әле. Карагайдан. Әлегә берсенең дә андыйны салганы юк. Йортны котлап, Мөслимә, авырып торуга карамастан, бер-бер артлы ике ул – Нияз белән Гаязны алып кайтты. Малайлар аталарының холкын күпмедер үзгәрттеләрме, алты да кермәгән алтмышта керми дисәләр дә, яши- яши әзрәк акыл утырдымы, Мәүзир эчүен сирәгәйтте, сабырлана төште. Кызлар үсеп җиткәч, бер-бер артлы туган нигезләрен калдырып, үз юлларын эзләп китеп бардылар. Юлларында югары белем бирә торган уку йорты, бәхет вәгъдә иткән шәп кияүләр очрады.
Мәүзир тагы да чәмләнебрәк дөнья көтәргә кереште. Авылдагылардан, беренче булып, юкны бар итеп, авыздан өзеп акча җыеп, сыерларының берсен сатып, бишекле мотоцикл алып җибәрде. Тазалыгы китеп, урын өстендә яткан, хатнын кыстап утыртып урман һавасы суларга, чикләвек җыярга алып барды, үзе киерелеп печән чапты. Бик уңайлы икән, бишегенә чүмәләсе белән печән сыя, атны талаган кебек, кигәвен- чирки дә сырышмый, кабыздың, утырдың киттең. Артыңнан җилләр уйнап кала.
Икенче көнне иртән таң караңгысы белән, йокыдан торып, ихатага чыксалар, чыннан да мотоциклдан җилләр генә уйнап калган. Ары сугылдылар, бире сугылдылар, җир йотканмыни, юк булгач, юк инде. Төртмә телле мыжык ир берүк балык башын чәйни:
- Төнлә нәрсә карадың, кемеңә биреп җибәрдең, фәхишә,- дип,- авыру хатынының колак кимерчәген кимерде. Участок милициясе эшкә җигелде, шаһитлар табылды, эзенә тиз төштеләр, карак тотылды. Үзләренә чапырыш күрше, якын гына кардәшләре – Тимербай булып чыкты. Егетнең ата карак дигән яман аты бар иде. Җилләрнең кайсы якка таба исүен сизгәч, Тимербай авылны калдырып Хабаровск ягына чыгып сызды.
Мөслимә сызланып яткан урыныннан, ыңгыраша-ыңгыраша, бакыйлыкка күчкәнче, рәҗеде, күз яшьләре белән бертуктаусыз каһәрле теләкләр теләптуганын Тимербайны каргап ятты:
-Семья бәхете күрмә, аякларың корысын, атлый алма, башың өзелсен…
Эчкә үтеп кергән авыру үз эшен эшләде, Мөслимә, улларын башлы-күзле итәргә өлгермичә, бу якты дөньяны калдырып китте. Шул көннән башлап, рәхәтнең кадерен белмәгән, кызу канлы Мәүзирнең танавы салынып төште, җирдә яшәүнең бөтен мәгънәсе бетте. Мөслимәсез карагай өй дә котсыз икән. Уллары көндез эштә, кичләрен кызлар янында. Нияз өйләнде дә шәһәр ягына каерды. Өй буш түгел. Ялларда, бәйрәмнәрдә кызлары, кияүләре, оныклары кайта. Йөрәк буш, ул бушлыкны Мөслимәдән башка беркем дә тулыландыра алмый. Сугыштан кайткан әтисе немецның маузер пистолетыдай ут чәчеп торган ир булсын дип, Мәүзир исемен сайлагандыр. Ә ул, канаты сынып, җылы якка оча алмыйча ялгыз ата аккошка охшап калды, гомер иткән хатынын сагынып саргаеп кипте,тамагыннан юньләп ризык үтмәде, ашаудан калды. Балалары күпме генә үгетләсә дә дәваханәгә баруны хуп күрмәде. Җаны аларга әллә ни авырлык салмый гына көзнең соңгы көнендә тор бергә җыелып, мыш иптәше кырына күчте.
Бергә җыелган балалары мөселманча бөтен шартын китереп әтиләренең соңгы туен уздырдылар. Икенче көнне киңәшләшеп, ялан кадәр өйдә төпчекләре –Гаязны ялгыз калгач, яшь җилкенчәк җыелып эчеп ятып, йорт ямен качыртмас өчен, әтиләренең чыккан җаныннан гафу итүен үтенеп, ризалык сорадылар. Яратып йөргән кызы Гөлназны сорап яучы булып бардылар. Гөлназның әнисе төпле акыллы хатын иде, каршы килмәде һәм яшьләргә никах укытты.
Еллар берсе артыннан берсе йөгереп узды. Яшь гаилә карагайдан салынган төп нигездә өч ул үстерде. Зурысы инде солдат гимнастеркасы киде. Абый-апалар сагынылган кунак. Алар кайтканда, якты чырай, сый -хөрмәт. Кунаклар үскән өйләренең төзек булуына, үзләрен көтеп алучы туганнарына сөенеп туя алмыйлар.
Мөслимәнең каргышы төште. Тимербай Хабаровск ягыннан марҗага өйләнеп, җитеп килгән улын ияртеп искергән ярым җимерек өенә кайтып урнашты. Исәбе – яңа йорт тергезеп, шунда төпләнергә. Адәм баласы план кора, Ходай аны үзенчә бора диләр. Тимербай белән дә шулай килеп чыкты. Танавына ис керә башлаган улы, малайлар белән мотоциклга утырып күрше авыл дискотекасыннан кайтып килгәндә, юл хәләкәтенә очрый. Күпер чыкканда, рульгә идарә итә алмыйча, елгага очып төшәләр. Тимербай улының муены сына, атларга аяклары тыңлашмый, судан чыга алмыйча тончыгып үлә. Улын җирләгәч, татарча аңламаган марҗасы ямь тапмыйча, аны калдырып, үзләренең якларына кайтып китте. Менә авам, менә авам дип торган юньләпләп каралмаган өендә ата карак ялгызы бер җылы карашка, җылы сүзгә тилмереп, тапканын эттән, аркасын беттән ашатып, бер көе яши бирде.
Мәүзирнең оныгы –Гаязның армиядәге улы локаторлардан нурланыш ала. Ходай мондый авыруны дошманыңа да күрәтмәсен, башыннан яман шеш табалар, Мәскәүгә хәрби госпитальгә озаталар. Авыру йоклап ятмый. Ачы кайгыга тарыган әти- әнисе, туганнары чиратлашып саклап дүрт операция кичерә. Үз-үзләрен куркытып килгән уйлар, төшенкелеккә бирелүләр тамыр җәя. Чир ишегеңне какмасын икән. Ихтыяр көче ныклы булган коры сөяккә калган авыру солдат кома хәленнән чыга. Ходайга шөкер аңына, акылына зыян килми. Яшь тере җанның, күрәләтә, гүргә керәсе килми, яшисе килү теләге көчле. Аны үлемне җиңәм дигән ныклы теләк, үз-үзенә ышаныч һәм өмет яшәтә. Телефон аша интернетка кереп, дәвалану юлларын эзли, Израильдә мондый чирдән терелтү ысулларын өйрәнә. Анда бару өчен, саклык банкында исеменә исәп-хисап счеты ача. Ил төкерсә күл була, кирәкле сумма вакытында җыела. Гомерне озайтыйм дисәң, кыскартмаска кирәк. Җыелган акчага кыйммәтле дару- уколлар алып, дәвалануын дәвам итә. Үлемечле чиргә үч итеп, ашыйсы килмәсә дә ашый, юктан гына кызык табып күңелен күтәрә, кырындагылларга сызлануларын сиздермәскә тырыша. Ыңгырашуларын эчкә йотып, шат күренергә тырышып, койкасында чалкан яткан килеш, төрле мәзәкләр сөйләп көчләп елмаерга мәҗбүрли:
-Әбиләре кияүләренең кайсы яхшырак, кайсы ныграк ярата икәнен тикшерергә була. Беренче кияү узып барганда, әби суга батып ята һәм ярдәм сорый. Олы кияү коткара. Өенә кайтса, капка төбендә Волга машинасы тора һәм “Яраткан киявемә яраткан әбиеңнән,” - дип язылган.
Икенче көнне икенче кияү үтеп бара, әби тагын елгада батып ята. Кияү йөгреп килә һәм коткара. Өенә кайтса – яңа мотоцикл “Яраткан киявемә әбиеңнән,” - дип язылган язу.
Өченче көнне өченче кияү үтеп бара, әби тагын елгада ярдәм сорый. Ә кияү “Беренче кияүгә - Волга, икенчесенә - мотоцикл, миңа велосипед булыр инде,”- дип уйлый да кайтып китә. Әби батып үлә. Кияү кайтса, капка төбендә өр яңа мерседес тора һәм “Яраткан киявемә яраткаң бабаңнан,” - дип язылган.
Минем дә кәләш аласым, әби машинасында җилдерәселәрем бар әле, - дип көчләшә- көчләшә елмая, тигез канатлы булганга сөенә. Хыялларын әкренләп тормышка ашырырга тырыша. Югыйсә, дәү әнисе тумаган оныгын каргамаган иде дә бит. Ходай каргышны үзе теләгән якка җибәрә.
Алла ярдәменнән ташламый. Үзенең тырышлыгы, врачларның ярдәме белән явыз чир чигенә. Якыннарын куандырып, торып йөри башлады. Спорт залга, ашханәгә җайлап кына үзе барды. Тормыш кырауларына бирешмичә, каргыш-рәнҗешләрне йөгәнли алды.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев