Һәр көн, һәр көн, һәр минут - ул кабатланмый торган кыйммәтлелек. Үзегезнең бүгенгегезгә рәхмәтле һәм сәламәт булыгыз. Эштәгеләрнең эшләре дәвамлы, юлдагыларның сәфәре уң булсын. Минем кебек өйдә ятканнарга кичә "Кара акыл"ны куйган идем, укымаганнар укырсыз дип өметләнәм. Бүген "Алтын акыл" куеп карыйм.
Алтын акыл.
Айсылу, үзе әни булуга карамастан, әнисен берничек тә күңеленә якын кабул итә алмый. Моның сәбәбе башыннан кичергән ерак балачагына бәйле. Әнисе, агроном булырга укып йөргәндә, иркәләнеп туймаган өч яшьлек кызын әбисендә калдырды. Бәләкәч алты яшькә кадәр бала җанлы әбисенең канат җылысында булды. Аңа ияреп, бармагын уч төбенә төртеп ,“дал”, “дал”, “әли”,” пи”, “ ти”, “си”, “җом”,” хи”дип, нәни куллары белән битен сыпырып, “ әппәр” әйтеп, өй тавыгы сыман урамга да чыкмыйча, өстәл астына кереп, өй ясап, җил-яңгыр тими уйнап үсте.
Диплом алгач, әнисе аны үзе белән еракка чит районга алып китте. Эшкә киткәндә, кызын өйдә бикләп калдырды. Укырга кергәч тә үз-үзенә йомылган Айсылу дуслар тапмады. Урамга чыкса, кеше белән уйный белмәде, пычрак табып шуның эчендә пычкылдады. Моның өчен дә, бер сәбәпсезгә дә әнисеннән әйбәт кенә арт ягына кулдан, үзәгенә пычактан да үткер телдән өлеш төшеп торды. Үзен дә, уенын да, холкын да яратмавын тойганга, Айсылу аңа, әни димичә, әбисечә, Нәзирә дип йөртте. Кирәкмәгән баланы әбисендә генә калдырса ни була. Әбисе “кем тапкан ‒ шул баксын”, дигәндер могаен. Әтисез үскән кызның игътибар яуласы, тыңлаусыз чәчләрен сыйпатып үрдерәсе килде.
‒ Карый алмагач, нигә кирәк?− дип, бантик тагудан мәхрүм итеп, якын кешесе аларны кистереп үк ташлатты.
Ул алган “4”ле, “5”леләр таш бәгърьле әнисенә бернинди шатлык китермәде. Ярлы яшәгәнлектән, бала юньле кием, тәмле ризыктан, гади генә уенчыктан да мәхрүм иде. Әтисе турында, сүз кузгатып, сораша башласа, әнигә саналган кеше, җен ачулары чыгып:
− Тормышымны син боздың, ‒ дип, котырып китеп, бәгъренә тоз салды.
Айсылу, әнисеннән котылыр өчен, тугызынчыны тәмамлау белән, өйдән чыгып китеп,чәч кисүче һәм тырнак ясаучылар курсын бетереп, район үзәгенә эшкә урнашты. Балачакта, читкә тибеп, үгәйсеткән әнисе белән бөтенләй аралашмас булды. Егетләрне якын китермәде, ир дигән сүзне кабул итә алмады. Егерме бишкә җиткәндә, язмыш аны Рәмил белән кавыштырды. Егетнең акыллы, кешелекле, аңлый белүче булуын ошатып, аңа ияләште. Үзен начар гадәтләре булмаган, шаяруны аңлый белгән, юмартлыгы белән яраттырды. Айсылуның бәхет йолдызы калыкты: үзен хөрмәтләгән, кызларыдай якын күргән гаиләгә килен булып төште. Бер елдан уллары туды. Үсә төшкәч, кадерлесен корыч аты белән балалар бакчасына йөртте. Авылда эш булмаганлыктан, ире һөнәре буенча токарь булып шәһәрдә эшләп йөри. Айсылу белән улына анда торыр урын юк. Рәмилнең әти-әнисе яшь гаиләнең бергә булуын тели: оныкларын карарга биш куллап риза. Килен алар белән тамчы да килешми, ышанмаганга түгел, ә баласыннан аерыласы, үз язмышын кабатлатасы килми, шуңа никадәр читен булса да, чыраен да сытмый, авылда кайнәләре белән яши бирә. Әни булуны тою аңа җиңел бирелмәде. Ул бәхет кошлары − улын да, ирен дә үлеп ярата. Бала әти-әнисе янында яратып һәм яратылып, кирәклеген, яклаучысы барын тоеп үсәргә тиеш дип исәпли.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев