Предыдущая публикация
Йокыга талган бар да.
Сихри тынлык хөкем сөрә,
Кыш матурлыгы - карда!
Агачлар да көязләнеп,
Ак шәлен ябынганнар.
Төнге күккә бизәк булып,
Йолдызлар кабынганнар!
Әйтерсең лә, бар табигать
Тора күк нидер көтеп.
Шаккатырлык камиллекне
Күзәтәм исем китеп...
Матурлыкны күкләр җиргә
Кызганмыйча тараткан.
Табигатьнең һәр фасылын,
Аллаһ камил яраткан.
Фирдәүсә Кәримова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев