Предыдущая публикация
Җырларыңны яңгыраттың
Идел-Урал җирендә,
Былбыл моңыдай җырларың
Сеңеп калды күңелгә.
Кушымта:
Сандугач кебек сайрадың
Моң сибеп тирә-якка,
"Урал сандугачы" дигән
Фестиваль синең хакта!
Һәр концертта тамашачы
Күмде сине алкышка,
Тик фаҗигале үлемең
Салды безне сагышка!
Кушымта.
Кешегә ярдәмчел идең,
Итагать кунакларга,
Үзең чибәр, ә җырларың
Таралды еракларга!
Кушымта.
Чыпчыклар күп, сандугачлар
Булалар күпкә сирәк,
Җырчылар күп, тик сәнгатькә
Синең кебекләр кирәк!
Кушымта.
Хафиз Галиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 12