ӘБИЛӘР ЧУАГЫ
Әбиләр чуагы,
Әбиләр чуагы...
Йомгагым чуалды,
Очлары югалды.
Әллә көз, әллә җәй,
Әллә бер төш бары!
Талпынам таң белән –
Әллә бер кош бары... –
Очарга, күчәргә
Җыеныр мәлләрем.
Тик инде очмыймын,
Үзгәрде хәлләрем.
Җәйдән дә ямьлерәк
Мизгелгә бәйләндем.
Язмышта ялгыш юк –
Мин көзгә әйләндем...
Уралдым сихерле,
Кояшлы челтәргә.
Бу рәхәт халәттән
Чарам юк китәргә.
Бүгенгә челтәрдә...
Нишләрмен иртәгә,
Бу җылы көннәрнең
Җылысы беткәндә...
Ямансу җылы бу –
Әбиләр чуагы.
Сәер җәй соңарып,
Кызганып елмайды...
Соңгы наз, моңлы наз
Аңымны чорнады,
Алтынсу бишектә
Тирбәтә уйларны.
Уйларым чуалды,
Очлары югалды...
Әбиләр чуагы,
Әбиләр чуагы...
Нурия Измайлова. “Тауга карап, таулар булып...”
– Казан, 2011 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев