Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең өчен борчылып, яныбыздан китмичә дәвалаганнар. Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын» дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап, башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар...
Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә. Балалары өчен хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап, һәрвакыт дога кылырга тырышалар. Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһ Тәгаләнең Коръәнендә ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:
«Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни, «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!
📚 («Исра» сүрәсе, 24нче аять).
🤲 Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк! Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.
Раил хәзрәт Фәйзрахманов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев