Хәерле шимбә иртәсе белән, дуслар!..яңа көн, яңа иртә белән!..иртән иртүк күзне ачкач, мин бәхетле диегез...үзегезгә бәхетне сез, тартып китерә белегез...юк кына нәрсәләргә дә, шатланыгыз, көлегез... бүгенге көн кабатланмый, матурлыгын күрегез!..ял иртәсе чәйләрегез тәмле булсын, көннәрегез күңелле үтсен!.. организм өчен иң файдалы витамин - шатлана белү... сәламәт булыгыз!..Юлларда исән - имин йөрегез. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз
Ял көнендә сезгә укырга нәрсә куярга микән дип уйладым да. "Наколка" дигән хикәямне татарча "Тату"дип исемен генә үзгәртеп кабаттан куярга булдым. Кемнәр укыган, укып тормасагыз да була.
Тату ‒ тән бизәге
Әхирәтем кунакка кайткан оныгының кулбашыннан чак кына түбәнрәк урынга наколка ясатуын, аның яңа килеп кунган күбәләк кебек килешеп торуы турында сөйләгән хәбәреннән соң, бөтен тәнем чымырдап китте. Шул наколга бәйле бер-артлы берничә вакыйга күз алдына килеп басты.
Беренчесе ‒ әниемнең апасы, аңа туксан алты яшь, авылда яши. Наколкасын кайда, кайчан һәм кемнән ясаткандыр. Без бәләкәй чакта, аның кулының баш бармагының буеннан буена 1928 дип язылган, күзләрне үзенә тартып торган цифрлар бар иде. Соңрак ул юкка чыгып, урынында ямьсез ярасы калды. Ападан саннарның кая югалганлыгы белән кызыксынам. Гел бертөрлене кисәң, матур кием дә җиләтә. Бу саннар аңа комачау түгелме икән дип уйлаганлыктан, шуңа кагылышлы сораулар биреп, аптыратам. Серкәсе су күтәрми, сүзне гел икенчегә борып, җаваптан котыла. Аннан бу турыда оныттым. Әле хәзер, апам картаеп, әбигә әйләнгәч, үзе чишелеп китеп сөйләп бирде. Теге дөньяга барасы барга, күңеленә шом кергәнме, Аллаһ биргән матурлыкны боздыру бик олы гонаһ икәнлеген аңлаган. Ул аны яшьлеге белән уйламыйчарак, иптәшләре алдында текә күренергә теләп эшләткән. Пенсиягә чыгар алдыннан, иртәрәк хаклы ялга китәр өчен, үзен зуррак итеп күрсәткән документлар юнәлткән. Танышлары, синең кайчан туган елың кулыңа тамгаланган, пенсиягә ерак әле дип, йөзен ертмасыннарга, ясаткан җуелмас язмасын кислота белән яндырып бетергән. Тәненең бөтен урынын миңнәр басуын шуңардан күрә.
Икенчесе ‒ яшьлектәге танышым Фәйрүзә хакында. Без аның белән армия барганда, юлда поезда танышып дуслашып киттек. Ул Бүздәкнең үзеннән булып, авылыбызның һөнәрчелек училещесын тәмамлаган. Аның нигәдер кызларга охшыйсы килмичә, егетләр кебек кыю һәм блатной булып күренәсе килде. Тарта белгәндерме, юкмы, рәхәтләнеп, фильтырсыз “прима” тәмәкесен көйрәтеп, паровоз төтеннәренең исен чыгарды. Күнегелгәнгәме, сигарет аның атрибуты сыман тоела иде. Армиягә кадәр егетләр арасында тракторист, шофер, эретеп ябыштыручы һөнәрләре үзләштергән. Кулларының нинди татировкалар белән чуарланганының якорьдан белән яңа чыгып килүче кояштан башкасы хәтердә калмаган. Анда елан-бүсер ише сурәтләр чутсыз иде. Тәмәке дә саргайта алмаган ап-ак йөзенә килешеп торган чем кара чәчләрен кырыкмыш тайныкы шикелле ясап, кып-кыска итеп кистергән, өстендә кара футболка белән бөгәрләнми торган, туза белмәс лавсан чалбар, аягында крассовки. Әллә нинди таза гәүдә, кыяфәтенең ир затларыннан аермасы юк. Сөйләмен сүгенү сүзләре кушып җибәреп матурлый. Фәйрүзәнең бизәнгечләр дә, хатын- кызлар күлмәге дә юк. Таза, мускуллардан гына торган гәүдәсенә күлмәк хатын-кыз булып киенгән ир-атны хәтерләтер иде. Спорт мәйданчыгында мин өстәл теннисы уйнаганда, ул авыр штангалар күтәреп йөрде. Хәрби антны кабул иткәч, без аерылыштык.
Армиядән соң, унбиш еллап вакыт үткәч, көтмәгәндә гражданкада район дәваханәсендә хезмәттәш якташым белән очраштык. Миңа өченче балам белән, аңа яше дә тулмаган беренче кызы белән балалар дәваханәсендә дәвалану курсы үтеп ятарга туры килде. Фәйрүзәнең кулларында татировканың эзе дә калмаган дип әйтәлмим. Кайбер урыннарында бизәкләренең җөйләре, зәңгәрсу таплары бар иде. Ни өчен бетерүен үзе әйтмәде, мин сорашмадым. Бу мәгънәселек булыр иде.
Өченче татировка 80нче еллардагы вакыйга белән бәйле . Мин мәктәп каршысындагы интернатта тәрбияче вазифасын башкарган чор. Интернат ягып җылытыла. Кочегар булып Иван дәдәй эшләде. Ул безнең як кешесе түгел. Күптән инде Себердән авылдашыбыз ни сәбәпледер (документларын югалтканмы) ияртеп алып кайткан, шуннан бирле авылыбызда яшәргә торып калган. Бер авыз татарча сүз белмиме, белеп әйтмиме. Кешелекле, һәркем белән аралашып һәм ярдәмләшеп яши. Котельчик янына күрше авылдан килеп интернатта торган Наил еш кереп югала. Мин, малай начар гадәтләргә өйрәнеп, башкаларга таратмасын дип борчылам, күз уңында тотарга тырышам. Интернаттагыларны ач та дия алмыйм. Ул чаклы туеп та сикермиләр. Үзләре туеп, күзләре туймыймы, хөкүмәт азыгы җиләтәме. Ашарга дисәң, чиркәү башына менәләр. Интернатка чит- ятларны кертергә рөхсәт юк. Наил быел унынчыны тәмамлыйсы хисле генә егет. Җырлый, шигырьләр яза, гитара чиртә, рәсем төшерә. Таланты бар, әти-әнисе юк. Җылы яраткан еландай Иван дәдәй янына ияләште. Малай янына авыл малайлары да, училеще курсантлар да килеп йөри. Алар Наилдән татировка ясаталар. Каян уйлап чыгаргандыр (этлеккә аеруча башы эшли), рәсем төшерер өчен кулдан үзе ясаган ручкалы, моторчиклы һәм струналы кесәгә сыймалы бәләкәй машинкасы бар. Мин аны тартып алыр идем, ятим баланың әйберсенә тияргә кулым бармый. Кыскасы үзенә тәм-томлык акча эшли, бүлмәдәш дусларына да өлеш чыгара. Күздән озаккарак юкка чыкса, кибеткә тәмәкегә, винога мазар йөрмәсен дип шикләнәм. Наилнең яраткан урынына юл тоттым. Безнең рәссам янына чираттагы “клиент” килгән. Кулындагы шакмаклы дәфтәр битенә оясында пәрәвезләренә уралып утырган үрмәкүч рәсеме. Мин килеп кергәнгәме, дядя Иван Наилне наколканы эшләмәскә үгетли. Клиентны да болашма, әллә нинди зэковский, и её ещё заслужить надо, нәрсәгә кирәк ул, нигә тәнеңне боздырасың дип, русча сүгә. Сүгелә торгач, миннән кыенсындымы,теге малай икеләнеп борылып чыгып китте.
Без Наил белән дядя Иванга сәерсенеп карадык. Ул Наилнең эшенә бик кысылып бармый иде бугай. Эш сәгатем булса да, 10-15 минут тоткарланып, кочегар сөйләгәнне тыңлап, телсез калдым.
‒ Минем Андрей исемле абыем бар иде. Миңа уналты яшь тулгач, юләрлеге аркасында, зонага эләкте. Кемнәр беләндер сугышканнар, ике ел бирделәр. Болай да хулиган иде, тегеннән кайткач, вообще блатланым стал, “мин закондагы вор” дип мактанып йөрде.Төрмәдә күкрәгенә менә бу малай алып килгән рәсемдәге сымак үрмәкүчле наколка эшләтеп алган.Карап торсаң, куркыныч, кайчагында чынга охшап китә, Андрей кулын хәрәкәтләндерсә, күкрәгендә үрмәкүч аягын селкетеп куя.
Озак шатланып йөрергә туры килмәде. Мине Армиягә алдылар. Хезмәтемне тутырып, өйгә кайткач, әни, табын корып, дусларны туганнарны җыйды. Кичтән эштән кайткан Андрейны танымадым. Ул миннән биш яшькә түгел, гүя егерме биш яшькә картайган.
Икенче көнне әни белән сөйләшкәндә, абыемның еш авыруы, врачларның диагноз куялмаулары, сәбәбен белергә әби-чәбиләргә йөрүләре турында әйтте. Им-том белән болаша торган күрше корткасы каты бозым ‒ үләргә дип ясалган бозымы бар дигән. Андрей аның ишегә ышанмый, шуңа бозымны бетерүгә аяк терәп каршы тора. Әни аның наколкасын ошатмый. Улым, абыең белән ипләп кенә әйбәтләп сөйләшсәң, сине тыңлар. Шул үрмәкүчне берәр ничек бетертергә иде, дигәч, дядя Иван ризалаша.
Аңлашырга теләп, Андрейга бергәләп мунча керегә тәкъдим иттем. Күптән, күңел ачып, мунча кергән юк. Абый каршы кимәде. Мунчага барып чишенгәч, наколканың зурайганлына игътибар иттем. Үрмәкүч аның күкрәгенә сыймыйча, аякларын корсагына кадәр сузган. Андрейга бу хакта әйткәч, җилкәсен җыерып, кулбашын сикертте, кулын селтәп, ничек бар шулай инде, дип куйды. Мин хаклы булсам да, аның белән ярышып, бәхәс куертмадым. Миемә татухасы абыйны картайтып киптерәдер, дигән уй кереп оялады. Бозыммы, түгелме икәнен белмим. Берәр чара күрергә, чиркәүгәме, больницагамы, барырга кирәк дигәч, ул кызып китте. Тынычлангач, әни кушамыни, эшем авыр, шуңа бераз бирештем, ди. Безнең әңгәмә килеп чыкмады.
Күпмедер вакыттан абый балыкка барырга чакырды. Мин каршы килмәдем. Ләкин яңа эшкә урнашканлыктан, килешелгән көн шимбә булуга карамастан, эш көне булып, начальство мине җибәрмәде. Андрей аңлады, үпкәләмәде, ялгызы китте. Шул китүдән югалды. Милициягә гариза язсак та, аны эзләп тормаганнардыр. Андрейның кай тирәгә барасы билгесез. Гадәттә балыкка электричка белән йөреп, ошаган урында төшеп кала идек. Елга буенда төшкәнме, күлгә үк киткәнме, кем белсен.
Инде табылмас дип уйлаганда, милициядән моргка опознаниега чакырып шалтыраттылар. Әллә ул, әллә бөтенләй башка кеше, карарга куркыныч дип, әнине көяләндермәс өчен сследователь белән икәү кердек.
Мәет Андрей иде. Карап торышка танырлык түгел. Бөтен гәүдәсе, зәп-зәңгәр үрмәкеч оясына чуалган, бите генә үзгәрешсез калган. Корсагында кәперәеп мактанган рәвештә теге үрмәкүч...
Тәнгә наколка эшләтү ‒ әлбәттә һәркемнең үз ихтыяры. Бәлки мин өлкән яшьтәге кеше буларак, яшьләрне аңлап та бетмимдер.Татировка турындагы шундый вакыйгаларга тап булган кеше буларак, мин аны кабул итмим. Кешемен дигән кешенең кешедә эше булмый. Әмма берничә сүз әйтми булдыра алмыйм.
Җаны теләгән елан ите ашаган ди. Үз тәнеңне бизәү – кешенең иң борынгы иҗади сәләтләренең берсе. Цивилизациянең төрле чорларында тату явыз рухлардан саклану, үз-үзеңне күрсәтү символы булган. Тату – бик җитди адым. Балалык, шаукым, мода һәм башка мәгънәсез факторлар аркасында гына бу адымга барырга ярамый. Аны ясатканчы, мең кат уйларга, яхшы останы табарга, медицина ягын уйларга кирәк, дип уйлыйм.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк