Резеда Калимуллина
‼Гәҗәеп, соклангыч, үзенә аеруча да җәлеп итә торган үзенчәлекле хикәя‼
—————————————————————
✍ КОРЪӘН-ХАФИЗНЫҢ КИТКӘН ХАТЫНЫНА ЯЗГАН ХАТЫ
Күптәнге хыялын тормышка ашырып, Әхмәд, ниһаять, максатына иреште: Коръәнне тулысынча ятлап бетереп, Коръән-хафиз исеменә лаек булды. Әлбәттә, моның өчен вакыт һәм ифрат зур тырышлык таләп ителде...
Әтисе белән әнисе, үзләре дә намаз укый торган мөселманнар буларак, улларының шушы хыялына уңай фикердә булдылар, әмма моңа карамастан, бер ел элек, Әхмәд максатына ирешү юлының яртысына гына барып җиткән дәвердә танышларының кызына димләп, егетне өйләндереп куйдылыр.
Шөкер, Зәйнәб исемле килен дә мәдрәсә тәмамлаган биш вакыт намаз иясе булганга, яшьләр уртак тел табып, әбиләреннән калган фатирда әкияттәге Фәрһәд белән Шириндәй матур итеп яши башладылар. Барысы да яхшы иде кебек, ләкин тора-бара Зәйнәб иренә көнкүреш мәсьәләләр белән бәйле дәгъвалар белдерә башлады...
Шактый күп вакытын Әхмәд Коръән ятлауга багышлады, һәм аның төнге каравылчы хезмәт хакы тормыш итәр өчен җитенкерәми иде. Яшь ир акланып, бераз гына түзәргә сораса да, никахлашуларына бер ел тулган көннәрдә сүрәле-аятьле якты тормыш күген кара болытлар каплап куйды: тормыш юлдашы акчасызлык белән мохтаҗлыкка моннан ары түзеп яшәргә теләмәвен әйтеп, әти-әнисенә кайтып китүе белән өркетә башлады. Коръәнне тулысынча күңелгә кертеп бетергән куанычлы мәлдә...
И борчылды Әхмәд, и өзгәләнде... Чөнки Зәйнәбне дә бик яратты, Коръәнне ятлап бетерү максатыннан да баш тартасы килмәгән иде аның. Хатынын ризалатыр өчен шигъри җанлы егет аллегорик алымнар кулланып аңа ничек кенә матур итеп дәшмәде...
“Мин көн булсам – син кояш...
Мин төн булсам – син нурлы ай...
Бу дөньяда без, бәлки, фәкыйрь,
Ахирәттә исә булырбыз бик бай!..”.
Ләкин дөньялыкта да җитешле тормышта яшәргә теләгән хатын иренең әдәби мөрәҗәгатен тиешенчә бәяләмәде.
...Ул хафалы көн һаман истә: сүздә генә түгел, гамәлдә дә файдалы нәтиҗәләргә ирешергә күнеккән прагматик фикерле хатын “Иделгә таянма, ирләргә ышанма” дигәндәй: “Хәлләребез хөрти, яшәмим мин синең белән бүтән, чыгып китәм!” – дип әйберләрен җыя башлагач, Әхмәд хәләленең каршысына басып соңгы шигъри “коралын” файдаланмакчы булды:
Син алма булсаң, мин – алмагач,
Мин куак, ә син – карлыган.
Ташлап китә күрмә мине, бәгърем!
Мин дә сине ташлап калдырмам!..*
Әмма киресенә “төртелгән” яшь бичә үз сүзендә нык торды – такси чакыртып: “Китәм дигәч, китәм!” – дип ишекне шап итеп япты да чыгып китте.
Шулай итеп, матур, өметле тормыш рәсеме ике җанның пазыллары туры килмәү сәбәпле таркалды да куйды. Чарасызлыктан ни эшләргә белмичә, Әхмәд байтак кына уйланып утырды. Башта тешләк хатынның артыннан ыргылмакчы булды, ләкин эчке тавыш: “Барма, йөрмә, дога кылып Аллаһтан сора”, – дигәч, тәһарәт яңартырга китте. И-и, ярый намаз бар әле. Ике рикәгать хаҗәт намазы укып дога кылганнан соң, аның күңелен “Зәйнәбкә хат язарга кирәк” дигән фикер яктыртып алды. Шуннан соң ул өстәл лампасын кабызып, өзелеп яраткан хәләленә хат язарга утырды...
“Әссәләмү гәләйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәрәкәәтүһү! Сөйгәнем... Син минем өчен мәднең сәбәбе булган хәмзә кебек кадерле... Шушы бер ел дәвамында барысы да яхшы иде бит: без синең белән моттасыйл идек, ә хәзер менә монфасыйл... Ничек шулай килеп чыкты соң бу?... Бу хәлне гарыйз сәбәпләре белән бәйләмә. Ни генә булмасын, син сәкен ләзим шикелле һәрвакытта да үз мәдең янында бул! Сүз бирәм, җаныкаем: әйтәсе сүзләремнең идгам мәгәл гуннәсен озак, ялыктыргыч итмәм! Синең белән сөйләшкәндә мухаффәф сүзләрне генә сайлап алырга тырышачакмын, сине тыңларга һәм ишетергә өйрәнәчәкмен! Гарыйз сәбәпләр аркасында килеп чыккан күңелсезлекләрне хәл итәргә тырышырмын...
И нурлы даммәм! Синең ишмам хәленә кергән татлы иреннәрең хакына мин бик күп нәрсәне фида кылырга әзермен... Мине газап чигәргә мәҗбүр итмә – хәзер инде минем ни мәхраҗым, ни сыйфатым калмады диярлек... Хәлем тәҗвид белән тәртилне белмәгән наданның кыйраәте шикелле... Кайт тизрәк, истифәләм! Ләм язуда әлифне кочкан кебек минем дә сине тизрәк кочасым һәм иреннәребезнең ихфә шәфәвиясеннән соң иклаб кылып назлыйсым килә! Әмма син миңа әле үпкә тотсаң, мин һичьюгында “дәл” белән “тә” очрашкандагы мүтәҗәнисәингә дә риза...
Зәйнәб! Мин сиңа карата кәсрәле Ра шикелле йомшак булырмын. Коръән-Кәримне ятлап бетердем, шуңа күрә әҗерлерәк эшкә урнашырга ниятлим, әмма Мәккә сүрәләрендәге шикелле антлар китермим, тик “ин шәә Аллаһ” дип өмет белдерәм. Мөнәсәбәтебез мүхкәм аятьләредәй булсын. Мүтәшәббих якларыбызны бер-беребезгә каршы файдаланмыйк, тормышыбызга тәфсир кылганда, якыннарыбыз риваятьләренә мөрәҗәгать итмик.
Сине зарыгып көтүче ирең Әхмәд”.
Өч көннән Зәйнәб кайтты һәм ихлас елмаеп, иренә мәхәббәт тулы карашын төбәп, хатның дәвамын тыңлады. Алга таба барысы да Аллаһның рәхмәте белән җайланды-көйләнде: Әхмәд керемле эшкә урнашты, интернет аша тәҗвид дәресләре бирә башлады, ә 9 айдан бу дөньяга матур малай туды. Аңа Рашид дип исем куштылар. Коръән-хафиз Мишари Рашид хөрмәтенә.
Ришат Курамшин.
* Хикәядә Мәүлит Шакиров шигыре файдаланылды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев