Предыдущая публикация
Колагына кереп калган
Имеш кытнабикәң
Янында чит-ятлар
Килеп чуала икән.
Әтәч үлеп көнләшә
Африкадагы филдән,
Битәрли тавык бахырны:
-Чебешләрең синең җилдән.
Үземә үзем ышанмыйм,
Түбәнрәк төшсәм билдән.
Күз салалар сиңа
Әллә кемнәр башка илдән.
Сиңа гел туры карый
Озын колаклы кылый.
Ышандырып яшь түгә,
Тавык кытаклап елый.
Әтәч мескенне тирги,
Тетмәсен тетеп сүгә:
-Юккамыни мәче, күргәч
Мине артка чигә, чүгә.
Кайда йөрисең эт аздырып,
Мамык штаныңны туздырып,
Кытаклап миннән уздырып,
Юкка канымны кыздырып.
Шулай, көнне җил боза.
Кеше арасын имеш-мимеш,
Юклы- барлы сүз боза.
Гайбәт китерә мул җимеш.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев