Чиядәй иреннәреме,
Өзелеп торган билләреме
Утка сала ирләрне.
Килен булып киләләр,
Калдырып үскән җирләрне,
Безнең Бүздәк киленнәре.
Бүздәк егетләре сайлый
Кызларның иң асылларын:
Эш рәте белгәннәрен,
Бүздәккә күңел биргәннәрен,
Килене булам дигәннәрен,
Олысына кечесенә зурлап,
Хөрмәтләп, баш игәннәрен.
Әллә каян танып була
Безне – Бүздәк киленнәрен
Төшкән урынына таш була
Безнең Бүздәк киленнәре.
Гаиләсенә баш була
Безнең Бүздәк киленнәре.
Итәк тутырып бәби таба,
Үстерә,тәрбияли, бага.
Күп балалы ана медален
Горурланып түшенә тага
Безнең Бүздәк киленнәре.
Сыерлар көтүдән кайта,
Җиргә тия җиленнәре.
Шулардан чиләк тутырып,
Күбекләндереп сөт сава
Безнең Бүздәк киленнәре.
Яңа сауган сөт кебек
Ап-ак, изге күңелле,
Яңа туган бала кебек
Эчкерсез, пакъ йөрәкле.
Һәркемгә һәрчак кирәкле
Безнең Бүздәк киленнәре.
Йорт төзетә,өй туйлата,
Чүпне зур акча итә,
Кулында ут уйната
Безнең Бүздәк киленнәре.
Безнең Бүздәк киленнәренең
Адымы ышанычлы,белә
Баскан җирен гөл итәчәген.
Үзенең булдыклыгында
Күрә бәхетле киләчәген.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев