”
Махсус хәрби операция болай озакка сузылыр дип беребез дә уйламагандыр. Әмма адәм баласы уйлый, Аллаһыбыз хәл итә, диләрме әле. Менә бу рубрика да шул сәбәпледер, күңелдә тугач, тиз генә ташка басылмый торды. Шатлык өләшү ятмый шул аның нигезендә... Йөрәк парәсен сугыш кырына озаткан аналарның хәлен берни сорашмый да аңлыйдыр ул егет үстергән һәр әни. Әмма кемнең улы бүген кайда, менә нидә аерма. Мобилизация белән яки: “Мин монда ята алмыйм!” дип сафка баскан баласыннан әллә нигә бер: “Әни, бар да яхшы!” дигән кыска гына, бәлки чынбарлыкка бик үк туры килеп тә бетмәүче, “яхшы” дигән сүзе килеп ирешсә дә, күкрәк читлегендә үзе татлы,үзе шомлы дулкын кузгалып куя... Соңгы вакыттагы вакыйгалар бер җылы сүзгә мохтаҗлыкны арттырды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев